+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 март 2021, 12:12

Баланы яңа кагыйдәләр буенча беренче сыйныфка ничек яздырырга?

Беренче апрельдән бөтен республика буенча балаларны беренче сыйныфка яздыру башлана.

Беренче апрельдән бөтен республика буенча балаларны беренче сыйныфка яздыру башлана. Быел ул, беренчедән, гадәти сроктан бераз соңрак башлана, бу эпидемиологик хәл белән бәйле, икенчедән, шартлар да азрак үзгәрде — документлар тапшыру һәм кабул итү турында боерык чыгару срокларына үзгәреш кертелде, «льготниклар» исемлеге киңәйтелде. Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә булачак укучыларның ата-аналарына белергә кирәкле яңалыклар белән таныштырабыз.

1нче адым. Сезгә, чыннан да, мәктәпкә укырга барырга вакытмы?
Алты яшь ярымнан сигез яшькә кадәр, медицина ягыннан каршылыклар булмаган балаларның документларын тапшырырга һәм беренче сыйныфка яздырырга мөмкин. Баланы укырга бу сроклардан бераз иртәрәк һәм бераз соңрак җибәрергә дә мөмкин, әмма моңа район мәгариф идарәсеннән рөхсәт алырга кирәк булачак.

2нче адым. Уку йортын сайлыйбыз
Дәүләт сезнең балага мәктәптә урын гарантияли, тик теләсә кайсында түгел, ә йортыгызга беркетелгән мәгариф учреждениесендә. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында ул сезне канәгатьләндерми икән, башка мәктәпне сайлый аласыз, ләкин анда сезне төп укучылар җыелганнан соң буш урыннар калган очракта гына кабул итәчәкләр. Бу директорларның теләге түгел — мондый норма Мәгариф турында федераль закон белән ныгытылган.
Йортларны мәктәпләргә шәһәр яки район хакимияте беркетә. «Үз» мәктәбеңнең санын мәгариф идарәсендә яки Башкортстан Республикасы мәктәпләренең электрон комплектлау порталында «Территорияләрне беркетү турында карарлар» бүлегендә ачыкларга мөмкин. Сайтның адресы — complect.edu-rb.ru.

3нче адым. Укырга кабул итүдә нинди өстенлекләр каралган?
Әгәр мәктәптә булачак беренче сыйныф укучысының бертуган абыйлары яки апалары укый икән, аны өстенлекле тәртиптә кабул итәчәкләр.
Интернаты булган уку йортларына юлламаны прокуратура, суд, тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары чиратсыз ала.
Интернаты булмаган учреждениеләргә хәрби хезмәткәрләрнең һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең, шул исәптән полиция хезмәткәрләре булмаганнарның, балалары өстенлекле шартларда кабул ителәчәк.

4нче адым. Документлар тапшырабыз
Беренче сыйныф укучыларының исемлеге түбәндәгечә формалаша: башта өстенлекле хокукы булган балалар (бу мәктәптә абый-апалары укыган), аннары «льготниклар», аннары «прописка буенча» балалар.
Гаризаны 1 апрельдән 30 июньгә кадәр тапшырырга кирәк. Ашыгуның мәгънәсе бармы? Өлешчә бар. Кайчагында, мәсәлән, мәктәпләр аз була һәм аларга бар бала да эләгә алмый. Бу очракта ата-аналарга үз муниципалитетының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда балага якындагы икенче мәктәпкә юллама бирәчәкләр.
Мәктәпкә язылган барлык беренче сыйныф укучылары да гаризаларын 30 июньгә кадәр тапшырып, тагы да буш урыннар калса, «беркетелмәгән» балаларны кабул итү дә иртәрәк башланачак. Шулай булгач, мәктәпнең рәсми сайтында яңалыкларны күзәтеп бару зарур.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре яки Башкортстан Республикасы мәктәпләрен электрон комплектлау порталы аша тапшырырга мөмкин. Шунда ук кайсы мәктәптә күпме буш урыннар калганын ачыкларга була. Һәр очракта да сезгә мәктәпкә шәхсән килергә, документларның оригиналын китерергә һәм гариза тутырырга кирәк булачак. Бланкны мәктәптә бирәчәкләр. Гариза бирү процессы әлегә тулысынча автоматлаштырылмаган, бу якын киләчәктә булыр, дияргә кирәк.
Кирәкле документлар исемлеге түбәндәгечә:
атаның яисә ананың паспорты (төп нөсхә һәм күчермәсе),
туу турында таныклык (төп нөсхә һәм күчермәсе),
баланың пропискасы турында белешмә (аны паспорт өстәленнән алырга кирәк).
Шулай ук өстәмә рәвештә сезгә кирәк булырга мөмкин:
опека яки попечительлекне раслаучы документлар;
ата-ананың эш урыныннан белешмә ( кабул ителгәндә ташламалар булганда);
психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсенең күчермәсе (сәламәтлек белән проблемалар булган очракта).
Имзалау өчен документлар:
шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык,
мәктәпнең уставы, лицензиясе һәм башка рәсми документлар белән танышуыгыз турында кәгазь.
Әгәр барлык документлар тәртиптә икән, кабул итү тәмамланганнан соң (ягъни 2021 елның 5 июленә кадәр) өч эш көне эчендә мәктәп директоры беренче сыйныфка кабул итү турында боерыкка кул куя. Гаризаны теркәлү урыны буенча тапшырмаган кешеләр өчен боерык гаризалар кабул ителгәннән соң өч көн үткәч имзаланачак.

5нче адым. Кабул итү турында боерык көтәбез
Әгәр сез прописка буенча барсагыз яки льготник булсагыз:
Мәктәп өч көн эчендә, ягъни 3 июльдән дә соңга калмыйча, укырга кабул ителү турында боерык чыгара.

Әгәр сез прописка буенча бармасагыз:
Гаризаны 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Сезнең очракта кабул итү турындагы боерыкка гариза кабул ителгәннән соң өч көн үткәч кул куелачак.
Фото архивтан.
Читайте нас: