+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 декабрь 2021, 21:47

Уникаль аудиовизуаль альбом барлыкка киләчәк

Идел буе федераль округында «Идел буе музыкасы» уникаль аудиовизуаль альбом барлыкка киләчәк.

Уникаль аудиовизуаль альбом барлыкка киләчәк
Уникаль аудиовизуаль альбом барлыкка киләчәк

"Идел буе музыкасы» - табигать тарафыннан язылган мелодия. Идел буе федераль округы – илдә үзенең уникаль көйләрен булдырган беренче округ. Музыка композициясе нигезенә Роскартография белгечләре тарафыннан барлык төбәкләрнең төрле географик объектлардагы тау күрсәткечләре тавыш тирбәлешләре салынган. Шул рәвешле алынган 14 аерым композиция «Идел буе музыкасы» бердәм музыкаль әсәренә әверелде. 20 декабрьдән төбәк телеканалларынд тизерлар - теге яки бу төбәкнең аудиовизуаль йөзен тапшыручы композицияләр барлыкка киләчәк. Туган җиребезнең музыка һәм ландшафт матурлыгын Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкил аппараты сайтында күрергә мөмкин булачак: http://pfo.gov.ru Премьера 2021 елның 27 декабрендә булачак.

Автор:Вероника Юнусова
Читайте нас: