+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
21 июнь 2019, 11:35

Информацион плакатлар конкурсы

БР Үзәк сайлау комиссиясе 2019 елның 5 июненнән 5 июленә кадәр “Барыгыз да – сайлауларга!” информацион плакатларына республика конкурсы үткәрә.

Конкурска сәнгатьнең төрле техникасында – А4 яки А3 форматлы битләрдә уң ягының аскы почмагында авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме күрсәтелеп тушь, гуашь, пастель белән, компьютер графикасында башкарылган плакатлар кабул ителә. Конкурста катнашучы конкурс эшенә анкета тутыра һәм бергә тапшыра.
Плакат сайлауларда актив катнашу кирәклеге идеясен чагылдырырга, 2019 елның 8 сентябрендә сайлаучыларны тавыш бирүдә катнашуга өндәүче чакыру, лозунг, слоган булырга тиеш. Информацион плакат коллаж да, тулысынча автор рәсеме дә булырга мөмкин.
Иҗади эшне Бакалы авылы, Ленин урамы, 91, 24нче кабинет адресы буенча территориаль сайлау комиссиясенә тапшырырга мөмкин.
Тел. 3-29-07.
Читайте нас: