+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
25 июнь 2019, 11:52

Территориаль сайлау комиссиясе белдерүе

6нчы Михайловка бер мандатлы сайлау округы буенча Башкортстан Республикасы Бакалы районы муниципаль район Советына һәм авыл биләмәләре Советларына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү һәм теркәү өчен документлар 2019 елның 22 июненнән 12 июленә кадәр (бу көнне дә кертеп) Бакалы авылы, Ленин урамы, 91нче йорт адресы буенча урнашкан территориаль сайлау комиссиясе бинасында кабул ителә.

Телефон: 8 (34742) 3-29-07.
Документлар кабул ителә:
- эш көннәрендә 9дан 13 сәгатькә кадәр һәм 14тән 18 сәгатькә кадәр,
- ял һәм бәйрәм көннәрендә 9дан 13 сәгатькә кадәр,
12 июльдә 9дан 13 сәгатькә кадәр һәм 14тән 24 сәгатькә кадәр.
Бер мандатлы (күп мандатлы) сайлау округлары буенча Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларда кандидатлар, сайлау берләшмәләре тарафыннан сайлау комиссиясенә тапшырылучы документларның исемлеге һәм якынча формалары Башкортстан Республикасы Бакалы районы муниципаль район хакимиятенең рәсми сайтында (www.cikrb.ru) “Сайлаулар-2019” бүлегендә урнаштырылды.
Читайте нас: