+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
9 июль 2019, 12:03

Кандидатларны теркәү турында

“Авыл таңнары” гәзитен укучыларның сорауларына Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Борисовна Долматова җавап бирде.

- Сайлау процессында кандидатны теркәү вакыты никадәр мөһим?
- Кандидатны теркәү - сайлау процессының бер этабы ул, сайлау комиссиясе тарафыннан кандидатның статусын рәсми раслауда чагыла һәм кандидатны сайлау бюллетененә кертүдә кирәкле һәм җитәрлек шарт булып тора. Кандидатны теркәгәннән соң сайлау комиссиясенең үз инициативасы белән аны теркәү турында карарны үзгәртү хокукы юк, бары тик мотивацияле чыгарма белән судка мөрәҗәгать итә ала. Теркәлгәннән соң кандидат үз эшчәнлегенә гарантия ала. Мисал өчен, теркәлгән кандидат гариза буенча эштән азат ителә һәм аның сайлаучылар белән очрашу һәм сайлаулар белән бәйле башка чаралар өчен вакыты барлыкка килә. Моннан тыш, теркәлгән кандидат сайлаулар үткәрү вакытында эш бирүче инициативасы буенча эштән бушатыла, яки аның ризалыгыннан тыш башка эшкә күчерелә алмый.
- Башкортстан Башлыгы вазыйфасына теркәлү өчен кандидат нинди документлар тапшыра?
- БР Үзәк сайлау комиссиясендә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына теркәлү өчен кандидат:
кандидатны тәкъдим итүне хуплап муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларының имзалары белән кандидатны хуплау битләре;
кандидатны хуплау битләрендә үз имзаларын куючы кешеләрнең исемлеге;
кандидат турында элек бирелгән мәгълүматта үзгәрешләр турында белешмә;
кандидатның беренче финанс отчеты;
Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләрен бирү өчен өч кандидатура турында мәгълүмат тапшырыла, аларны тәкъдим иткән кандидат сайланган очракта, әлеге өчәүнең берсенә Федерация Советы вәкаләтләре тапшырылачак;
кандидат Русия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлары (вкладлары) булмавы, акча средстволары һәм байлыклар сакламавы, чит ил финанс инструментларына ия булмавы һәм аннан файдаланмавы турында язма уведомление тапшыра.
Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына кандидатны теркәү өчен барлык документларны 2019 елның 1 июленнән 11 июленә кадәр урындагы вакыт белән 18 сәгатькә кадәр тапшырырга кирәк. Респубиканың үзәк сайлау комиссиясе аларны кабул иткәннән соң 10 көн эчендә тикшерергә тиеш.
- Үзәк сайлау комиссиясенең алдагы эшчәнлеге нинди?
- Үзәк сайлау комиссиясе республика буенча Эчке эшләр министрлыгына, миграция һәм салым хезмәтенә, уку йортларына мөрәҗәгать итә. Кандидат күрсәткән мәгълүмат чынбарлыкка туры килмәсә, Үзәк сайлау комиссиясе моны киңкүләм мәгълүмат чаралары аша җиткерә. Әлеге тикшерүләр тәмамлангач, Үзәк сайлау комиссиясе кандидатны теркәү яки теркәмәү турында карар кабул итә.
Бу агымдагы елның 20 июленә кадәр башкарылырга тиеш.
Читайте нас: