+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
19 июль 2019, 12:37

Кандидатлар тәкъдим итү турында

2019 елның 8 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар белән бергә безнең районда унҗиде авыл биләмәсенә 139 депутат һәм Бакалы районы миниципаль районның Михайловка бер мандатлы 14нче сайлау округы буенча Совет депутатын өстәмә сайлаулар булачак.

Урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайлауны билгеләү турында карар авыл биләмәләре Советлары һәм территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан 2019 елның 18 июнендә кабул ителде, 2019 елның 19 июнендә бастырып чыгарылды.
2019 елның 22 июненнән 12 июленә кадәр территориаль сайлау комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан сайлау берләшмәләреннән һәм үз-үзләрен күрсәтүчеләрдән кандидатлар тәкъдим итү өчен документлар кабул итү тормышка ашырыла.
Бер мандатлы һәм күп мандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар исемлеген сигез сайлау берләшмәсе тәкъдим итте:
«РУСИЯ ПАТРИОТЛАРЫ» сәяси партиясенең Башкортстан бүлегенең урындагы Бакалы бүлекчәсе;
«РУСИЯ ФЕДЕРА-ЦИЯСЕНЕҢ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ» СӘЯСИ ПАРТИЯСЕНЕҢ БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БҮЛЕГЕ;
ЛДПР - Русиянең Либераль-демократик сәяси партиясенең Башкортстан төбәге бүлекчәсе;
«Яшелләр» Русия экология партиясе” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе;
«Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлегенең урындагы Бакалы бүлекчәсе;
«Гражданлык Платформасы» сәяси партиясенең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлеге;
Башкортстан Республикасында ГАДЕЛ РУСИЯ сәяси партиясенең төбәк бүлеге;
Башкортстан Республикасында “Социаль гаделлек өчен Русия пенсионерлары партиясе” сәяси партиясенең төбәк бүлеге;
Территориаль сайлау комиссиясенә сайлау берләшмәләреннән 176 кандидатны һәм 56 үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрне теркәү өчен кирәкле документлар тапшырылды.
Әлеге вакытта территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан кандидатларның документлары тикшерелә һәм кандидатны теркәү яисә кире кагу турында карар кабул ителә.
О.Ефимов,
территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
Читайте нас: