+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
23 июль 2019, 12:45

Күзәтүченең бурычлары нинди?

Сайлау участокларында тавыш бирү процедурасының һәм тавышлар исәпләүнең законлы булуына контрольлек итүчеләр күзәтүчеләр булып торалар.

Кайда яшәвенә һәм теркәлү урынына бәйсез балигъ булган русияле күзәтүче була ала. Шул ук вакытта партия һәм кандидатлар сайлауларында катнашучыларны сайлау участокларына күзәтүчеләр итеп җибәрәләр. Турыдан-туры аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин – бу очракта партиядә торуның кирәклеге юк. Партияләр һәм кандидатлардан тыш, күзәтүчеләрне җәмәгать контроле субъектлары – Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы билгели ала.
Уку һәм тренинг үтү, методик материаллар туплау өчен сайлаулар барышын күзәтү теләге турында гаризаны алдан бирергә кирәк. Законнарны белми торып тулыкыйммәтле күзәтү алып бару мөмкин түгел.
Экспертлар шулай ук күзәтүчеләргә мөмкинлеккә карап бөтен кампания барышына күзәтчелек итүне тәкъдим итәләр. Бу очракта тавыш бирү көненең ничек булачагын, кемнән һәм нинди закон бозулар булачагын ачыкларга мөмкин.
Бер һәм шул ук вакытта бер һәм шул ук участокта бер кандидаттан яки партиядән, яки җәмәгать контроле субъектыннан бары тик бер генә күзәтүче була ала. Бу шул ук кандидаттан яки партиядән участок сайлау комиссиясе әгъзаларына кагылмый.
Тавыш бирү көнендә күзәтүчеләр сайлау участогында булганның барысын күзәтергә, мөмкин булган закон бозуларны теркәп барырга – шул исәптән фото һәм видеога төшереп алырга тиешләр. Күзәтүнең максаты – мөмкин булган ялганлауны, мәсәлән, бюллетеньнәр салуларга, бер үк кешеләрнең күптапкыр тавыш бирүләренә (“карусельләр”), шулай ук участок комиссияләренең йомгаклау протоколларын күчерүгә юл куймауны кисәтү.
Күзәтүчеләр бюллетеньнәргә кагылырга яки сайлаучыларга, хәтта алар сорасалар да, тавыш бирүдә ярдәм итәргә ярамавын хәтерләрендә тотарга тиешләр. Шулай ук күзәтүчеләр тавыш санауда, комиссия эшендә катнашырга һәм сайлаучыларны кем өчен дә булса тавыш бирергә өнди алмыйлар.
Күзәтүчеләргә без һәрвакыт үзләрен конфронтациягә яраклашмаска киңәш итәбез. Эшне комиссия белән конструктив бәйләнеш булдырудан башлау яхшы. Комиссия җитәкчеләреннән кем дә булса күзәтүченең хокукларын чикләргә һәм тавыш бирү барышына контрольлек итүгә комачаулык итсә, ул чагында мәсьәләне югарыдагы комиссиягә мөрәҗәгать итеп, дөрес булмаган гамәлләр турындагы мәсьәләне хәл итәргә тырышып карарга кирәк. Шул исәптән республиканың үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линиясенең 8-800-347-54-54 телефон номеры буенча да. Әгәр бу ярдәм итми икән, ул чагында шикаять язарга яки хокук саклау органнарына гариза бирергә кирәк.
Тавыш бирү көнендә күзәтүче сайлау участогы ачылырга ярты сәгать калгач (06:30 сәгатькә) килергә һәм көнне, тавыш бирү процессын күзәтеп, участокта үткәрергә тиеш. 21:00 сәгатьтә участоклар ябыла һәм иң мөһим этап - тавыш исәпләү башлана. Күзәтүчегә исәпләү барышын күзәтү һәм ул тәмамлангач, сайлауларда катнашучылар өчен бирелгән тавышлар саны, үткән тавыш бирүләрдәге башка мөһим параметрлар язылган дөрес итеп расланган нәтиҗәләр протоколының күчермәсен алу мөһим. Аннан соң күзәтүче протоколда күрсәтелгәнне рәсми басылган белән чагыштыра ала.
Билгеләргә кирәк, күзәтүче, кагыйдә буларак, үз эше өчен бернинди бүләк алмаган волонтер ул.
Марина Долматова,
Башкортстан Республикасы
Үзәк сайлау комиссиясе секретаре
Читайте нас: