+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
23 июль 2019, 12:47

Сайлаучылар үзләре өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирә алалар

2018 елдан сайлау көнендә сайлаучылар, төрле сәбәпләр белән үзләре теркәлгән территориядәге сайлау участогыннан еракта булганда, тавыш бирүнең принципиаль тәртибе тавыш бирүдәге яңалыкларның берсе булды.

Ул беренче тапкыр 2018 елның мартында Русия Федерациясе президентын һәм 2018 елның сентябрендә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлаганда файдаланылды. Тәртип “Мобиль сайлаучылар” исемен алды. Исәптән төшү таныклыкларына алмашка килеп, ул гражданнарга үзләренә тавыш бирү кайда уңайлы булачак, шул сайлау участогын бернинди кыенлыкларсыз сайлап алу мөмкинлеге бирде.
“Мобиль сайлаучылар”ның өстенлеген барыннан да элек, кем бер җирдә теркәлгән, ә башка җирдә яши, эшли яки укый, шулар бәяләделәр. Элек, исәптән төшү таныклыклары алу өчен аларга яшәү урыны буенча территориаль яки участок комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Моның өчен еш кына буш вакыт булмау яки яшәү һәм теркәлү урынының арасы ерак булу комачаулык итте. Уфада пропискада булып күп еллар инде, мәсәлән, Бакалыда яшәүче кешегә күп вакыт һәм финанс чыгымнар сарыф итәргә туры килүен күз алдыгызга китерегез. Русия Сайлау үзәге мәгълүматлары буенча, федераль сайлаулар барышында шушы сәбәп белән берничә миллион сайлаучы тавыш бирә алмады.
“Мобиль сайлаучылар” барлыкка килү белән барысы да күп тапкыр гадиләште.
Исәптән төшү таныклыклары алдында бу тәртипнең өстенлеге нәрсәдә?
Сайлаулар көнендә сайлаучының булу урынында тавыш бирүендә, аңа еракка барып торырга кирәк булмаячак. Паспорт белән якындагы гаризалар кабул итү пунктына мөрәҗәгать итү дә җитә, гражданинның кайда теркәлүе мөһим түгел. Гаризаларны теләсә кайсы территориаль һәм участок комиссияләре генә түгел, бәлки күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) дә кабул итә. Моннан тыш, гаризаны өйдән чыкмый гына, “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан файдаланып бирергә мөмкин, дөрес, анда алдан теркәлү таләп ителә.
Төбәк сайлауларында кайбер үзенчәлекләр бар.
Беренчедән, “Мобиль сайлаучылар” бары тик Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауларында гына файдаланыла. Урындагы дәрәҗә барлык сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирү сакланып кала.
Икенчедән, чынлап та “Мобиль сайлаучылар” республика территориясендә генә булачак. Бу, Башкортстан Республикасында урнашкан сайлау участогында гына теркәлергә мөмкин, дигәнне аңлата. Тавыш бирү көнендә республикадан читтә булган сайлаучы, кызганычка каршы, төбәк сайлауларында катнаша алмыйлар.
Булу урынында тавыш бирүчеләрнең исемлегенә кертү турында гаризалар кабул итү Башкортстан Республикасының барлык территориаль сайлау комиссияләрендә, МФЦ бүлекчәләрендә һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша 24 июльдән башлана.
28 августтан Башкортстан Республикасы сайлау участоклары да гаризалар кабул итә башлыйлар.
Гаризаларны территориаль комиссияләргә эш көннәрендә 14.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.00тән 14.00 сәгатькә кадәр - бирергә мөмкин булачак.
Участок сайлау комиссияләре өчен түбәндәге график билгеләнде: 16.00дан 20.00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә һәм 10.00дән 14.00 сәгатькә кадәр ял көннәрендә.
МФЦлар гаризаларны бөтен эш сәгате дәвамында кабул итәләр.
Гаризалар кабул итү 4 сентябрьне дә кертеп кабул ителәчәк.
Күрсәтелгән срокта гариза рәсмиләштерергә өлгермәүчеләр өчен тавыш бирү өчен сайлау участогын алмаштыру мөмкинлеге сакланып кала. Тик аны эшләү катлаулырак булачак.
5 сентябрьдән һәм урындагы вакыт белән 14 сәгатьтән соңламый 2019 елның 7 сентябрендә булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында махсус гариза бирү мөмкинлеге карала. Тик аны теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясендә генә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Шулай булгач, 2019 елның 8 сентябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларда катнашу өчен кайда уңайлы булачагын алдан ачыкларга киңәш итәбез.
Олег ЕФИМОВ,
территориаль сайлау
коммиссиясе рәисе.
Читайте нас: