+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
26 июль 2019, 13:11

Башкортстанда «Әйдә сайлауларга» акциясе үткәрәчәкләр

Башкортстанның үзәк сайлау комитеты 8 сентябрьдә сайлаулар үткәрүдәге концептуаль үзгәрешләр турында хәбәр итте.

“Иң мөһиме оештырудагы үзгәрешләр - тавыш бирү көнен ике сәгатькә арттыру, - дип хәбәр итте республиканың үзәк сайлау комитеты рәисе Илона Макаренко. - Участок сайлау комиссияләре бер сәгатькә иртәрәк - сәгать җидедән эшли башлаячак һәм бер сәгатькә соңрак – 21.00 сәгатьтә ябылачак. Хәзер төп бурыч - сайлаучыларның актив катнашлыгында. Без оның өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышачакбыз. Хәзер барысы да 8 сентябрьдәге гадәти булмаган, ә бәйрәм, вакыйга турындагы рекламаны күрәләрдер, мөгаен”.
БРның үзәк сайлау комитеты башлыгы сүзләре буенча якын вакытта сайлау кампаниясендә тагын үзгәрешләр булачак. Сүз, аерып алганда, сайлаучыны активлаштыруга юнәлтелгән “Әйдә сайлауга” шартлы исеме астында, танылган шәхесләр катнашлыгында, проектны тормышка ашыра башлау турында бара.
Читайте нас: