+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
26 июль 2019, 13:00

Жирәбә нәтиҗәләре

2019 елның 22 июлендә территориаль сайлау комиссиясе «Авыл таңнары» иҗтимагый-сәяси гәзите вәкилләре катнашлыгында «Авыл таңнары» дәүләт иҗтимагый-сәяси гәзитендә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына теркәлгән кандидатлар арасында бушлай басма мәйдан бүлү буенча жирәбә үткәрде.

Жирәбә башланганчы баш мөхәррир Валентина Николаевна Шакирова барысына вакытлы басманың чыгу датасы һәм саны турында мәгълүмат белән битләр салынган конвертларны күрсәтте, аннары бу мәгълүматне территориаль сайлау комиссиясе рәисе биредәгеләргә җиткерде.
Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына теркәлгән кандидатлар арасында бушлай басма мәйдан бүлү буенча жирәбә сайлау законнарының норматив таләпләренә, кандидатлар теркәлүнең хронологик тәртибенә катгый туры китерелгән эзлеклелектә үтте.
62нче статьяның 2нче бүлегенә ярашлы, вакытлы басма матбугатта сайлау алды агитациясе тавыш бирү көненә кадәр 28 көн кала, ягъни 2019 елның 10 августыннан башлана һәм тавыш бирү көненә кадәр бер тәүлек кала урындагы вакыт буенча ноль сәгатьтә, ягъни 2019 елның 7 сентябрендә ноль сәгатьтә туктатыла.
Жирәбә нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына теркәлгән кандидатларның сайлау алды агитация материалларын бастыру өчен бушлай басма мәйдан биреләчәк:
1. Р.Ф.Хәбировка – 2019 елның 6 сентябрендә;
2. И.К.Сухаревка – 2019 елның 27 августында;
3. Ю.В.Игнатьевка – 2019 елның 16 августында;
4. Ю.Г.Котлыгуҗинга – 2019 елның 20 августында;
5. В.В.Барабашка – 2019 елның 3 сентябрендә;
6. В.Ю.Кобзевка – 2019 елның 13 августында;
7. З.Р.Гайсинага – 2019 елның 30 августында;
8. Р.Ф.Кадыйровка – 2019 елның 23 августында.
Олег ЕФИМОВ, территориаль
сайлау комиссиясе рәисе.
Читайте нас: