+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
30 июль 2019, 13:16

Республика Башлыгын сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү турында

Республика Башлыгын сайлауларга әзерләнүдә һәм үткәрүдә сайлау комиссияләре әгъзаларын һәм сайлау процессында башка катнашучыларны укыту буенча чаралар планына ярашлы, территориаль сайлау комиссиясе “2019 елның 8 сентябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларга әзерләнүнең һәм үткәрүнең актуаль мәсьәләләре” темасына семинар-киңәшмә үткәрде. Семинарда территориаль сайлау комиссиясе рәисе О.А.Ефимов, секретарь Л.В.Кириллова, бухгалтер Л.Я.Нәҗипова, территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары, участок сайлау комиссияләре рәисләре, секретарьлары – барысы 110 кеше, авыл биләмәләре хакимият белгечләре катнаштылар.

О.А.Ефимов сайлау комиссияләренең Башкортстан Башлыгын сайлауларга әзерлек һәм үткәрүнең җаваплы чорына кергәнлеген билгеләде. Җаваплы сайлау кампаниясе республикада 30 майда старт алды һәм 8 сентябрьдә тәмамланачак. Аны үткәрүгә төп таләп - үткәрелүче сайлауларда бернинди дә икеләнү барлыкка килмәсен өчен законлылыкны катгый үтәү, сайлау комиссияләре эшендә ачыклык һәм хәбәрдарлык булу.
Семинарда «Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм авыл биләмәләре Советларына депутатлар сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү буенча участок сайлау комиссияләренең хокукый нигезләре һәм эшчәнлеген оештыру. Сайлау законнарындагы яңалыклар” һәм “Участок сайлау комиссиясе эшчәнлеген финанслау турында» мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде. Көн тәртибе кысаларында кызыксындырган сораулар бирелде, участок сайлау комиссиясе алдында торган мөһим бурычлар турында фикер алышынды. Шулай ук участок сайлау комиссияләренең эш графигы, сайлаучылар белән мәгълүмати-аңлату эшләре, оештыру техникасы һәм аларны программа белән тәэмин итү, комиссия эшчәнлеген финанслау мәсьәләләре күтәрелде.
Эш ахырында участок сайлау комиссиясе әгъзалары семинарларны үткәрү, шул исәптән сайлаучыларның гаризаларын кабул итү буенча эшкә өйрәтү графигы белән таныштылар.
Читайте нас: