+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
2 август 2019, 13:19

Санлы сайлау участоклары

2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә санлы сайлау участоклары эшләячәк. Алар ни өчен оештырылган һәм Башкортстанда алар булачакмы?БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Венерович ГАДИЛОВ җавап бирә.

2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларда санлы сайлау участоклары бары тик Мәскәү шәһәре территориясендә генә кулланылачак. Анда Бердәм тавыш бирү көнендә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлаулар һәм Русия Федерациясе субъектларының югары вазыйфалы кешеләрен сайлаулар узачак. 2019 елның 8 сентябрендәге сайлаулар көнендә санлы участокта тавыш бирү өчен алдан гариза бирергә кирәк. Ул сайлаучы тарафыннан 2019 елның 24 июленнән 4 сентябренә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша электрон рәвештә тапшырыла. Ягъни санлы сайлау участогының эш схемасы «мобиль сайлаучы» технологиясенә охшаш, бары тик гариза бирү «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гына башкарыла.
2019 елның 3 июлендә Русия Үзәк сайлау комиссиясе 2019 елның 8 сентябрендә Мәскәүдә узачак сайлауларда оештырылачак санлы сайлау участоклары исемлеген раслады. Аның белән Русия Үзәк сайлау комиссиясе һәм республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында танышырга мөмкин.
Бездә әлегә санлы сайлау участоклары юк. 2021 елга Русия Федерациясенең бөтен территориясендә шундый 5000 участок булдыру планлаштырыла. Әгәр эксперимент үсеп китсә, сайлаучыларның Русиянең теләсә кайсы почмагыннан үз төбәкләре сайлавында тавыш бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Читайте нас: