+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
9 август 2019, 13:22

Башкортстан Башлыгын сайлауларга бәйле нәрсәләр белү зарур

2019 елның 8 сентябрендә елның төп сәяси вакыйгасы — Башкортстан Башлыгын сайлаулар узачак

Тавыш бирүдә
нинди яңалыклар бар?
Төп яңалык —шушы елдан халыкка уңайлы булсын өчен барлык сайлау участокларының да эш вакыты озынайтылды — хәзер алар иртәнге җидедән кичке тугызга кадәр эшләячәк. Республиканың 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кешесе тавыш бирүдә катнаша ала. Үзегез белән паспорт алырга онытмагыз, бу мотлак!
Участокларда кешеләрне
нинди сюрпризлар көтә?
Быел властьлар шәһәр һәм район башлыкларына сайлауларны «бәйрәм кебек» үткәрергә йөкләтте. Бу хакта журналистларга республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко җиткерде. Бу сайлау участокларында традицион буфетлар һәм концерт номерларыннан тыш, төрле сюрпризлар да булачак дигән сүз, чөнки сайлау комиссияләре үзләре дә шундый башлангыч күрсәтә. Мәсәлән, берничә ел элек республиканың бер районында урындагы хакимият участокка беренче килгән кешегә тере каз тапшырды. Шулай ук, сайлауга тәүге тапкыр килгән яшь гражданнар зур булмаган, ләкин истәлекле сувенирлар алачак.
Мин теркәлгән урын буенча яшәмәсәм, нишләргә?
Сез тавыш бирәчәк участогыгызны үзаллы сайлый аласыз. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» сервисы аша яисә:
—24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр — теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә яисә территориаль сайлау комиссиясенә.
— 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр — теләсә нинди участок сайлау комиссиясенә.
— 5 сентябрьдән 7 сентябрь 14.00 сәгатькә кадәр — теркәлү буенча участок комиссиясенә (кайда тавыш бирәсез)
гариза бирергә кирәк.
Шушы елдан Мәскәүдә дә тавыш бирергә мөмкин. Русия башкаласында «Санлы участок» сервисы эшли башлаячак. Әлегә аңа 30 нокта кушылган.
Барлык комиссияләрнең адресларын bashkortostan.izbirkom.ru сайтындагы «Үз участогыңны тап» бүлегендә юлларга яисә 8-800-347-54-54 телефоны буенча белергә мөмкин.
Өйдән тавыш бирергә мөмкинме?
Ниндидер сәбәп белән үзаллы участокка килә алмыйсыз икән, өегездә, дәваханәдә, шифаханәдә һ.б.урында тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен сезгә гариза белән участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә яисә анда шалтыратырга кирәк. Моны 29 августтан эшләргә мөмкин, ләкин 2019 елның 8 сентябре 15 сәгатьтән дә соңрак түгел. Тавыш бирү көнендә сезнең янга күчермә тартма белән участок сайлау комиссиясе әгъзалары киләчәк.
Кандидатлар кемнәр?
Июль уртасында республика Үзәк сайлау комиссиясе Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидатлар теркәүне тәмамлады. Унбер кешенең сигезе муниципаль депутатлардан тиешле санда култамгалар җыя алды. «Яшелләр» партиясеннән Уфа моделе Сания Тимасова гариза язып, дистанциядән төшеп калды, култамгаларда җитешсезлекләр күп булу сәбәпле, ике дәгъвачыны теркәүдән баш тарттылар. Нәтиҗәдә сайлауларда түбәндәге кандидатлар катнаша:
— Владимир Барабаш, 39 яшь. «Шәһәр проектларын үстерү фонды» директоры. «Гражданская Сила» партиясе тарафыннан күрсәтелде;
— Зөлфия Гайсина, 39 яшь. «Лазурный» торак-төзелеш кооперативы идарәсе рәисе. «Яблоко» партиясе тарафыннан күрсәтелде;
— Юрий Игнатьев, 43 яшь. Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитеты рәисе урынбасары. «Гадел Русия» партиясе тарафыннан күрсәтелде;
— Рәфис Кадыйров, 64 яшь. «Джи Ти Эл» президенты. «Русия патриотлары» партиясе тарафыннан күрсәтелде;
— Владимир Кобзев, 49 яшь. «Башфото.Ру» директоры. «Русия пенсионерларының социаль гаделлек өчен партиясе» тарафыннан күрсәтелде;
— Юнир Котлыгуҗин, 61 яшь. Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комитеты рәисе урынбасары. «Русия Федерациясенең Коммунистлар партиясе» тарафыннан күрсәтелде;
— Иван Сухарев, 41 яшь. Дәүләт думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары. «ЛДПР» партиясе тарафыннан күрсәтелде;
— Радий Хәбиров, 55 яшь. Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы. «Бердәм Русия» партиясе тарафыннан күрсәтелде.
Һәр кандидат турында җентеклерәк сайлау участокларында, шулай ук республика Үзәк сайлау комиссиясенең www.bashkortostan.izbirkom.ru/ рәсми сайтындагы «Сайлаулар-2019» бүлегендә укырга мөмкин.
Сайлаулардан
соң нәрсә булачак?
Сайлау комиссиясе рәсми рәвештә тавыш бирү йомгакларын игълан иткәннән соң, инаугурация көне билгеләнәчәк. Анда сайланган Башкортстан Республикасы Башлыгы халыкка, Русия Федерациясе Конституциясенә, Башкортстан Республикасы Конституциясенә тугрылыгына ант бирәчәк. Аның эчтәлеге түбәндәгечә:
«Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда Башкортстан Республикасының күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, Башкортстан Республикасының дәүләтчелеген ныгытырга һәм сакларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Конституциясен үтәргә, кешеләрнең һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм». Шуннан соң гына ул рәсми рәвештә вазыйфага керешәчәк.
Читайте нас: