+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
27 август 2019, 14:23

Дөрес сайлыйк

8 сентябрьдә Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм авыл Советлары депутатларын сайлаулар булачак. Мөһим тавыш бирүдә катнашырга әзерлекләре турында без гәзит укучыларыбыз белән сөйләштек.

Николай Григорьев,
«Үмер» җәмгыяте комбайнчысы.
- Власть органнарын сайлау - халык өчен элек-электән зур бәйрәм ул. Элек халык гаиләләре белән клубка йөри иде, музыка яңгырый, иң беренче булып килгәннәргә бүләкләр тапшыралар иде. Бу традицияләрнең кабат яңаруы сөендерә. Авыл хуҗалыгы производствосы эшчәннәре һәрвакыт актив булдылар һәм, беренчеләрдән булып тавыш биреп, басуларга, фермаларга ашыктылар. Быел да шулай булачак, участокка барып, республиканы җитәкләргә лаеклы, аның халкы, шул исәптән безнең район халкы тормышында уңай үзгәрешләргә ирешергә сәләтле чын лидер өчен тавыш бирәчәкмен. Башкортстан җитәкчесе сайлаучыларның ышанычын аклар, дип ышанам.
Вера Маркова,
Нагайбак мәктәбе мөдире.
- Минем өчен, демократик дәүләт гражданины буларак, теләсә нинди дәрәҗәдәге сайлауларда катнашу мөһим. Бу - гражданлык активлыгы һәм җаваплылык чагылышы. Чөнки тавышлар күбрәк булган саен, тормышыбызны яхшы якка үзгәртә алырлык, сүзләрне реаль эшләр белән ныгытачак кандидатның сайлануына да ышаныч күбрәк. Сайлаулардан без, педагоглар, мәгариф өлкәсендә уңай үзгәрешләр көтәбез, әлбәттә, чөнки киләчәккә төп инвестиция - мәгариф. Традицион республика һәм район август киңәшмәләрендә дә сүз шул хакта барды. Үзгәрешләр бар инде: беренче сентябрьдән мәктәпләр биш көнлек эшкә күчә, шул ук вакытта педагогларның хезмәт хакы саклана, мәктәп туклануына яңа таләпләр куела һәм башка бик күп мөһим нәрсәләр.
Нәфисә Игушина,
Яңа Илек ФАПы мөдире.
- Яңа Илек авылында төрле дәрәҗәдәге депутатлар сайлау, гадәттә, оешкан төстә һәм дәррәү уза. Сайлау участогына халык бәйрәмгә барган кебек бара. Мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар музыкаль номерлар белән куандыра. Биредә килүчеләр коймак, пироглар белән хуш исле чәй эчә алалар.
Авылдашларым миңа да берничә тапкыр зур ышаныч күрсәттеләр, берничә чакырылыш авыл биләмәсе депутатымын. Без барыбыз да сайлаулар көнендә халык ышаныч күрсәткәннәрнең җаваплылыкны аңлап, сайлаучыларның наказларын намус белән үтәүләре, республикада яхшы үзгәрешләр, иртәгәсе көнгә ышаныч өчен тавыш бирәбез.
Алевтина Логачева,
хезмәт ветераны.
- Сайлауларга бәйрәмгә барган кебек барабыз: гражданлык бурычы буенча гына түгел, йөрәк кушуы буенча да. Пенсионерларның һәрвакытта да рәхмәт хисе бар: оныгы югары уку йортына бюджетка укырга кергән - шатлык, фатирны автоном газлаштырдылар - рәхмәт, пенсияне вакытында китерәләр һәм ел саен компенсациялиләр – тагын нәрсә турында хыялланырга? Күп нәрсәләр турында хыялланырга була, әмма рәхмәтле дә була белергә кирәк. Торак йортлар һәм социаль объектлар төзелә, авыллар, балалар мәйданчыклары, юллар төзекләндерелә, республика һәм федераль программалар гамәлгә кертелә. Эшлекле инициатива дәүләт дәрәҗәсендә финанслана, иҗат итәргә һәм эшләргә генә кала. Зур эшләр кечедән - гомуми ихатада һәм йорт яны мәйданчыгындагы тәртиптән, һәр хуҗадан башлана.
Читайте нас: