+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
27 август 2019, 14:08

Инвалидларның өйдә тавыш бирүе

Корреспондент сорауларына территориаль сайлау комиссиясе рәисе Олег Алексеевич Ефимов җавап бирә.

Сорау: - Район сайлаучылары арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бар. Бу сайлаулар процессын оештырганда исәпкә алынамы?
Җавап: - Аз хәрәкәтле гражданнар, мәсәлән, ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләр, инвалидлар, каты авырулы кешеләр, үз гамәлләре өчен җавап барә алмаган авыруны караучылар (авыруның берүзен калдырырга мөмкинлеге булмаган) һәм башкалар өйдә тавыш бирә ала. Сәбәпнең җитдилеген билгеләү белән сайлау комиссиясе шөгыльләнә.
Сорау: - Өйдә тавыш бирү ничектер чикләнгәнме?
Җавап: - Сайлаучы сайлау участогы бинасыннан тыш алдан бирелгән язма гаризасы яисә телдән мөрәҗәгате (тавыш бирү көнендә 15 сәгатьтән дә соңга калмыйча) нигезендә тавыш бирә ала. Гаризада сайлаучы сайлау участогына килә алмый торган нигезле сәбәпне күрсәтергә тиеш. Мөрәҗәгать башка кеше аша тапшырылганда, реестрда бу кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм адресы булырга тиеш.
Сорау: - Өйдә тавыш бирү ничек бара?
Җавап: - Тавыш бирүне уздырганда хәлиткеч тавыш бирү хокукы булган участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучының өенә баралар. Алар сайлаучыга килү белән телдән мөрәҗәгать язма гариза белән раслана.
Сорау: - Тавыш биргәндә ярдәмгә мохтаҗ кешегә нинди булышлык күрсәтергә була?
Җавап: - Аның ризалыгы яки үтенече буенча паспорт мәгълүматлары комиссия әгъзалары тарафыннан язылырга мөмкин. Әгәр тавыш биргәндә бюллетень бозылган булса, анда бозылганы урынына яңа сайлау бюллетене бирелү турында билге ясала. Әгәр сайлаучы сайлау бюллетене алганда имза куя алмаса яки мөстәкыйль рәвештә сайлау бюллетенен тутыра алмаса, башка кеше, мәсәлән, күршесе яки якын туганы ярдәменнән файдалана ала.
Читайте нас: