+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
29 август 2019, 13:51

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына кандидатның ышанычлы вәкилләре вәкаләтләре. Алар кем тарафыннан, кайчан һәм нинди срокка билгеләнә?

Сорауларга БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Гадилов Марат Венерович җавап бирә.

Ышанычлы вәкилләрне теркәлгән кандидат билгели. Ышанычлы вәкилләрне билгеләү кандидатның вазыйфасы түгел, ә хокукы булып тора, ягъни ул ышанычлы вәкилләрне билгеләү яки билгеләмәүне һәм алар арасында киң вәкаләтләрне ничек бүләргә икәнен үзе хәл итә. Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына теркәлгән кандидатның 150гә кадәр ышанычлы вәкиле була ала. Ышанычлы вәкилләр сайлауларны оештыручы сайлау комиссиясе тарафыннан теркәлә. Моның өчен кандидат комиссиягә ышанычлы вәкилләрне билгеләү турындагы гариза белән бергә гражданнарның ышанычлы вәкилләр булырга ризалыгын белдергән гаризаларын тапшыра. Ышанычлы вәкилләр сайлау комиссиясендә таныклык алалар. Кандидатларның ышанычлы кешеләре булып кандидатлар, дәүләт яки сайланулы муниципаль вазыйфаларны биләүчеләр, урындагы хакимият башлыклары, сайлау комиссияләре аппаратлары хезмәткәрләре тора алмый. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр ышанычлы вәкилләр вәкаләтләрен үтәү чорында хезмәт вазыйфаларын үтәүдән азат ителгән очракта ышанычлы вәкил итеп билгеләнергә мөмкин.
Ышанычлы вәкилләр үз кандидатын билгеләп куйган кеше файдасына агитация эшчәнлеге алып баралар. Моннан тыш, ышанычлы кеше сайлау комиссиясенең барлык утырышларында да катнашырга, шулай ук сайлаучыларның тавышларын санаганда һәм участок, территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан сайлаучылар исемлекләре, бюллетеньнәр, тавыш бирү нәтиҗәләре турында протоколлар һәм җыелма таблицалар белән эш башкарганда катнашырга хокуклы. Тавыш бирү көнендә ышанычлы вәкил сайлау участокларында эш башланганнан бирле һәм югарыдагы сайлау комиссиясе тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы протоколны кабул итү турында хәбәр алынганчы катнашырга хокуклы. Шул ук вакытта ул күзәтүче вәкаләтенә ия түгел.
Ышанычлы вәкилләрнең вәкаләтләре кандидатның карары буенча яисә аларны билгеләгән кандидат статусын югалту белән бергә туктатыла.
Ышанычлы вәкил үз инициативасы белән теләсә кайсы вакытта үзенә тапшырылган таныклыкны кире кайтарып һәм аны билгеләп куючы кандидатны хәбәр итеп, үзеннән ышанычлы вәкилнең вәкаләтләрен төшерергә хокуклы. Ышанычлы кешеләрне чакыртып алу һәм үз вәкаләтләрен туктату турында мәгълүмат сайлау комиссиясе тарафыннан киңкүләм мәгълүмат чараларында басыла.
Читайте нас: