+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
29 август 2019, 16:31

Гайсина Зөлфия Риф кызы: «Киләчәк Башкортстаны – закон, гаделлек һәм хокук территориясе»

Кандидатның кыскача биографиясе1980 елда Чиләбе өлкәсенең сәнәгать җитештерүе шәһәре Бакалда туган.Урта белемне Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт республика гимназиясендә алган.Башкорт дәүләт университетының Хокук институтын тамамлаган.2002 елдан 2008 елга кадәр прокуратура органнарында хезмәт иткән. Мәчетле районы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасында икътисади эшчәнлек һәм гражданнарның хокуклары һәм азатлыгы өлкәсендә күзәтү юнәлешендә эшләгән. 2008 елдан шәхси юридик практика белән шөгыльләнә һәм алданган өлешчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуны төп юнәлеше итеп алган. Шушы кыска гына вакыт эчендә гражданнарның хокукларын яклау буенча дистәләгән чара үткәрелгән, меңнән артык гаилә үзенең торакка хокукын тергезгән.2017 елда алданган өлешчеләрне берләштергән алдынгы төркемнәр белән берлектә “Артык кешеләр” республика хәрәкәтен оештырган һәм бүгенгә кадәр әлеге оешманы җитәкли.

Минем университетларым
2002 елда Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тамамладым һәм Мәчетле районы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасына тәгаенләндем. Икътисади эшчәнлек һәм гражданнарның хокуклары һәм азатлыгы өлкәсендә күзәтү юнәлешендә җаваплы булдым, прокурорның гражданлык һәм җинаять производствосында катнашуын тәэмин иттем.
Прокуратурада эшләү елларында шуны аңладым: система каты үзәкләштерүгә корылган һәм ул шәхес булып үсешүгә ирек бирми. Кайвакыт хәл мәгънәсезлеккә барып төртелә иде: я син җитәкчелекнең боерыгын күз йомып, берсүзсез үтисең, я сине читләтәләр. “Таяклы система” прокурорларны чын эш башкаруга түгел, ә статистиканы яхшыртуга юнәлтә. Яхшы якка үзгәрүгә юл куймый. Хезмәт баскычыннан өскә бары тик кирәкле кешеләр генә күтәрелә. Шушы хакыйкатьне аңлау белән прокуратура органнарыннан киттем.
Бүген кайсыбер курсташларым һәм хезмәттәшләрем югары дәрәҗә били, погоннарына йолдызлар өстәлә. Тик аларның эшендә иң мөһиме – җәмгыятькә файдалары юк. Бу хезмәт бит беренче чиратта халыкка файда китерергә тиеш.
Прокуратура органнарыннан киткәч, шәхси практика белән шөгыльләнә башладым. Ун ел чамасы власть структуралары тарафыннан хокукларын яклатуга ирешә алмаганнарга ярдәм кулы сузам. Бергәләшеп авыр һәм озак вакыт таләп иткән көрәш юлына басканбыз. Кызганычка каршы, көчләр тигез түгел. Соңгы елларда эшчәнлегемнең төп юнәлеше – намуссыз төзүчеләр эшчәнлегеннән зыян күргән гражданнарның хокукларын яклау. Бу юнәлеш бер яктан тар булып күренсә дә, дәүләт идарәсе системасындагы бөтен җитешсезлекләрне дә ачык чагылдыра, проблемаларны ярып сала.
Республикада күпфатирлы йортларны төзүдә өлешләтә катнашучыларның хокукларын яклау иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Алданган өлешчеләрнең хокукын бозуга китергән төп сәбәп – төзелешкә җәлеп ителгән акчаларны урлау. Күпчелек очракта гәеплеләрнең җавапка тарттырылмавы, җинаятьчеләрнең җәзасыз калуы зур ризасызлык тудыра. Республикада бу җәһәттән кузгатылган җинаять эшләрен генә алып караганда, күрелгән зыян күләме миллиард сумнан да арта. Төзүчеләрнең банкрот булып игълан ителүе эшне тагын да катлауландыра. “Юл картасы”на кертелгән чараларны тормышка ашыру һәм контрольдә тоту буенча да республикада эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган.
Алданган өлешчеләрнең хокукларын яклау буенча башкарылган эшем турында җентекләбрәк сөйлисем килә. Республикадагы проблемалы төзелешләрдә яңадан эш башлансын өчен күп көч түктек: “Простор” инвестиция компаниясе” ябык акционерлар җәмгыяте, “Башхимремонт” һәм “Геострой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре һәм башка төзелеш оешмаларында уңай нәтиҗәләр бар. Меңнән артык гаилә, безнең ярдәм белән торакка хокукларын тергезеп, үз йортларында яши.
2017 елда алданган өлешчеләрнең төркемнәрен җитәкләүче алдынгы гражданнар белән берлектә “Артык кешеләр” алданган өлешчеләрнең республика хәрәкәтен оештырдык. Шушы вакыт эчендә өч съезд, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итеп, зур чаралар үткәрдек. Русия Федерациясендә, Башкортстан Республикасында алданган өлешчеләргә бәйле һәр мәгълүматны тикшерәбез, проблемадан чыгу юлларын эзлибез, уңай мисалларны, суд практикаларын өйрәнәбез. Юрист буларак, оешмабызга мөрәҗәгать иткән һәр алданган өлешчегә бушлай юридик ярдәм күрсәтәм, эшләрен алып барам. Моннан тыш, төзелеш тамамланмаган объектларның киләчәк язмышын хәл иткән власть органнары белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. Республика буенча үз бурычларын җиренә җиткереп башкармаган төзелеш оешмаларыннан зыян күргән гражданнарның хокукларын бушлай яклау белән шөгыльләнәм.
Хокук саклау өлкәсендәге еллар буе тупланган тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: власть структуралары проблемага игътибар итсен өчен мөрәҗәгать, гариза язу гына җитми. Гадәттәгечә, сезгә формаль җавап кына киләчәк һәм хатның астында мәсьәләне хәл итәр өчен судка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәчәкләр. Чиновниклар җаваплылыктан читләшә. Төрле инстанцияләргә йөрү дә бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк. Кабинеттан кабинетка, бер ишектән икенчесенә йөреп арыган кеше үзенең хокукларын икенче төрле якларга тотына: ил башлыгына видеомөрәҗәгатьләр әзерләүдән, төрле чаралар үткәрүгә кадәр. Иң соңгы гамәл – ачлык игълан итү. Тик шулай иткәндә генә күтәрелгән проблемага игътибар юнәлтелүенә, прокуратураның тикшерү үткәрүенә, полициянең җинаять эше белән шөгыльләнә башлавына ышаныч бар.
Гражданнарның хокукларын яклау өлкәсендәге әлеге хәлне үзгәртү мөмкин.
“Башкортстан Республикасы Башлыгы: кеше һәм граждан хокукларын һәм азатлыкларын гамәлгә ашыруны гарантияли, Башкортстан Республикасының икътисади һәм сәяси мәнфәгатьләрен яклый, аның территориясендә законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итә”, – бу сүзләр республикабызның Конституциясеннән алынган.
Республика Башлыгы беренче чиратта – кешеләрнең һәм гражданнарның хокукларын һәм азатлыгын тәэмин итүче.
Бу йөкләмәне тормышка ашырып була!
Хокук саклау – дәүләтчелекнең нигезе
Законнарның үтәлешен бары тик бер юл белән тормышка ашырып була: Конституциянең төп принципларына таянып һәм властьны өч тармакка – кануннар чыгаручы, суд һәм башкарма властька – бүлеп.
Теге яки бу власть органнарының үзләрен ничек тотарга тиешлеген, әлбәттә, федераль үзәк хәл итә икәнен яхшы аңлыйм. Тик закон барысы өчен дә бер булырга тиеш һәм ул өстән төшерелгән боерыклардан өстенрәк. Эшләрне караганда судларның башкарма һәм кануннар чыгару властьлары ягына автоматик рәвештә күчүен булдырмаска кирәк. Үземнең эшчәнлегемдә мин моңа юл куймаячакмын.
Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасында кеше хокукларын яклауны республиканың бөтен биләмәсендә дә тормышка ашырачакмын. Моны тормышка ашыруның төп чарасы – власть органнарының эш нәтиҗәсен яхшырту.
Белемем буенча – юрист, күңел кушуы буенча –
хокук яклаучы
Русиянең хокук яклау җәмгыяте XX гасырның 90нчы елларында, совет иленең идеологиясенә каршы корылган нигездә барлыкка килгән. Тәҗрибә күрсәтүенчә, совет диссиндентлары булдырган хокук яклау хәрәкәте совет режимыннан тыш эшли алмый. Бу хәрәкәт үз эшчәнлегенә көчне авторитаризм һәм диктатура ярдәмендә генә җыя.
Үзем совет корылышында үскән кеше буларак шул заманның идеологик карашларын йөртәм. Тик мин диссидент түгел. Каршылык күрсәтү өчен каршы чыгу минем холкыма ят. Үз карашыңны белдерү, кабул ителгән закон белән риза булмавыңны аңлату өчен ялгызың гына пикет оештырып, плакат тотып торырга мөмкин. Ә нәтиҗә яхшырак булсын өчен киң мәгълүмат чаралары, депутатлар, хокук яклаучылар белән тыгыз эшләү – дөресрәк юл. Үзеңнекен сүз итү өчен төрле ысуллар бар. “Режимга каршы көрәш”кә баш белән чумган хокук яклаучылар ак белән караны, яхшы белән яманны бутый башлый.
Хокук яклаучылар кеше хокукларын яклау һәм саклау җәһәтеннән дәүләт структураларына ярдәм итәргә тиеш, ә моның өчен тыгыз бәйләнеш булдырырга кирәк. Хезмәттәшлекнең тиң аралашуга корылуы мөһим.
Башкортстан Республикасында хокук яклау җәмгыяте бердәм түгел. Бер-береңә ышанмау, хәтта кайвакыт каршылык ачык ярылып ята. Шуңа да киләчәктә “кеше хокуклары һәм азатлыгы” төшенчәсе артык сәясиләштерелмәсен иде.
Башкортстан Республикасы Башлыгы карамагында Кеше хокуклары буенча совет төзелсә, бу проблеманы хәл итү күпкә җиңелләшер иде. Җайланган һәм нәтиҗәле эшләгән структура власть органнары, хокук яклаучылар һәм җәмәгать оешмалары өчен аралашу, хезмәттәшлекне көйләү мәйданчыгы булыр иде.
Хокук яклаучы Зөлфия Гайсинаның фикерләре:
– Хокук яклаучы диссидент түгел. Каршылык күрсәтү өчен каршы чыгу минем холкыма ят.
– Хокук яклау – ул кешеләргә ярдәм итү. Хокуклар турында күп сөйләргә була, ә гади халыкка бу хокукларны сакларга ярдәм итү мөһимрәк.
– Дәүләт үзенең гражданнарын хөрмәт итәргә тиеш.
– Хөкүмәтнең бурычы мәҗбүр итү, җәзага тарттыру, иректән мәхрүм итү түгел, ә аңлау һәм ярдәм итү. Әлеге максатка ирешү зарур.
– Власть органнары нәтиҗәле эшли ала. Проблемаларны җыймаска, көн саен эзмә-эзлекле хәл итәргә кирәк.
– Судлар власть структураларына хезмәт итәргә тиеш түгел.
Республика белән идарә итүнең форматын үзгәртергә кирәк
Соңгы арада миннән: “Кешеләр өчен нәрсә эшләдең?” – дип еш сорыйлар. Бу очракта хәл ителгән проблемаларны телгә алам, йөзәрләгән кешенең язмышын хәл иткән уңышлы эшләр турында сөйлим. Шулай да еш кына үзем дә бер сорауга җавап эзлим: “Башкалар кебек үк гади кеше, власть вәкаләтләре бирелмәгән хатын буларак халкыма тагын нәрсә белән ярдәм итә алам соң?”
Тик кул селтәп утырмыйм. Эшлим. Артка чигенмим. Гражданнар белән дәүләт структуралары арасында барлыкка килгән проблемаларны хәл итәм, хезмәттәшлек юлларын эзлим. Иң мөһиме – бу проблемаларны җәмәгатьчелеккә чыгарам.
Республика белән идарә итү форматын үзгәртәчәгем турында белдерәм!
Гражданлык җәмгыятенә аның проблемалары турында ишетүләре шарт. Моны алданган өлешчеләр белән бәйле туган хәл исбат итте.
Бүген власть органнары “таяк астыннан”, ягъни җәмәгатьчелек ризасызлык белдереп күтәрелгән очракта гына эшли. Бу власть структураларына ышанмаучанлык тойгысын көчәйтә генә.
Бу – төптән ялгыш адым.
Дәүләт органнары үз эшен җиренә җиткереп башкарсын өчен халык ниндидер адымнар ясарга тиеш түгел. Дәүләт эшчәнлеге системасы барлыкка килгән проблеманы күреп, аны хәл итү юлларын эзләүгә корылырга тиеш. Эш алымнарын үзгәртергә вакыт.
Бер проблема хәл ителми калса, ул яңадан өскә калка. Һәр эшне зурга җибәрми, шунда ук җайга салу зарур. Хөкүмәтнең бурычы ачык: халыкны борчыган проблемаларны күрү һәм игътибарсыз калдырмау. Кызганычка каршы, бүген без моны да күрмибез.
Халык еллар дәвамында хәл итүе әллә ни авырлык тудырмаган проблемаларның чишелешен көтеп алалмый. Шуңа да җәмгыять кискен чараларга барырга мәҗбүр. Бу бит көчләрнең дөрес кулланылмавына тагын бер дәлил. Димәк, халыкның тырышлыгы да, дәүләт структураларының куәте дә рациональ файдаланылмый. Киләчәктә бу хәлне үзгәртергә кирәк. Дәүләт аппаратын яңадан үзгәртеп кору аның үзенең дә эшен җиңеләйтәчәк. Гомумән, “керү” һәм “чыгу” юллары анык күрсәтелсә, эшләве күпкә җиңелрәк.
Бездә дәүләт корылышында мәҗбүр итү, басым ясау хас. Чиновниклар ул алымнарны оста куллана. Моннан тыш, алар алдында торган бурычлар үтәлмәгән хәлдә, эш нәтиҗәсе буенча бәяләр белән җәза арасында бары бер адым икәнен яхшы аңларга тиешләр. Андый система кулланылган хәлдә җәмәгатьчелекнең күтәрелеп чыкмасы көн кебек ачык. Ә бу – дәүләт структураларының эш нәтиҗәсен чагылдырган иң төп критерий. Объектив критерийлар дәүләт структураларының һәр баскычында эшнең ачыклыгын күрсәтәчәк.
Соңгы елларда зур коллективларның проблемалары белән шөгыльләнәм. Бу эш Хөкүмәт аппаратының тиешле дәрәҗәдә көйләнмәвен күрсәтә.
Минем сайлауга әзерләнгән программам гади һәм аңлаешлы: чиновникларның эшен икенче үлчәүгә күчерү һәм аларның бу форматта нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү.
Калганы көйләнәчәк. Үз уңаена түгел, әлбәттә. Без республиканың хәл-торышын бергәләп яхшыртырга омтылырга бурычлы. Шул чакта гына хезмәтебезнең җимешләрен күрәчәкбез.
8 сентябрьдә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау үтәчәк.
Сайлауга килегез! Бу чара республикабызның киләчәге өчен мөһим. Тавыш бирү һәркемнең кулыннан килә, үзегезнең дә, якыннарыгызның да киләчәген уйлагыз. Өйдә калмагыз. Сезнең өчен киләчәкне башкаларның сайлавына юл куймагыз! Без күп һәм көчле. Без җиңәчәкбез.
Читайте нас: