+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
6 сентябрь 2019, 13:00

Сәгать сукты

Башкортстан халкына Сайлау көненнән нәрсәләр көтәргә?

2019 елның 8 сентябрендә Башкортстан халкы төбәк Башлыгын сайлаячак. Бу бик мөһим чара, чөнки алдагы биш елда республиканың киләчәге ничек булачагы безнең һәркайсыбызның тавышына бәйле. Сайлаулар турында нәрсәләрне белергә кирәк? Бүгенге язмабыз шул хакта.
Тавыш бирүчеләрне бүләкләр һәм ташламалар көтә
Уфа, Стәрлетамак, Салават, Сибай, Октябрьский һәм Нефтекамада сайлау көнендә малтабарлар бик шәп акцияләр үткәрәчәк. Кайдадыр ул «Рәхмәт», кайдадыр «Благодарность» дип атала, әмма аларның асылы бер үк – төшкә кадәр тавыш биргән барлык актив гражданнар браслет яки купон алачак, ул төрле ташламаларга һәм бүләкләргә хокук бирә. Болар – транспортта бушлай йөрү, кино һәм аттракционнарга билетлар, азык-төлек кибетләрендә, шиномонтаж остаханәләрендә, мунча, чәчтарашларда ташламалар һ.б. Акция партнерларының исемлеге көн саен тулылана. Тулырак мәгълүматны үзеңнең сайлау участогыңда белергә мөмкин.
Бюллетеньнәр өч телдә бастырыла
Республика Үзәк сайлау комиссиясе республика Башлыгын сайлауга барлыгы 3 054 003 сайлау бюллетене бастырачак. Алар өч телдә — 2 450 200е — урыс телендә, 398 300е — башкорт һәм 205 503е татар телендә булачак. Шул ук вакытта, башкорт яки татар телләрендәге бюллетеньдә текст урыс телендә дә урнаштырылачак.
Бюллетеньнәр бастыру —күп этаплы катлаулы процесс, чөнки берничә саклану дәрәҗәсе булырга тиеш һәм һәр этапны җентекле контрольдә тотарга кирәк.
225 участокта «акыллы урналар» урнаштырылачак…
Республиканың 225 участогында сайлаучыларның тавышын санау өчен электрон җайланмалар — сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) урнаштырылачак. Башкача әйткәндә, бу шул ук сайлау урнасы, аерма шунда гына — ул бюллетеньнәрне сканерлый, тавышларны саный һәм йомгаклау протоколын бирә.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко белдерүенчә, КОИБларны 1000нән артык сайлаучы теркәлгән участокларда урнаштырачаклар. Алар якынча 335 мең кешене яки тавыш бирү хокукына ия гражданнарның 11 процентын колачлаячак.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының мәгълүмат үзәге җитәкчесе Җиһанур Алтынбаев белдерүенчә, КОИБ анык участокка «бәйләнгән» бюллетеньне генә кабул итә һәм эшкәртә. Аңа берьюлы берничә кәгазь яисә башка участоклардан бюллетень урнаштыру мөмкин түгел.
Шулай итеп, сайлау нәтиҗәләрен үзгәртеп күрсәтү ихтималлыгы тулысынча юкка чыгарыла һәм алар урнаштырылган сайлау участокларында тавышларны кулдан санау бетерелә. Бер КОИБның бәясе 200-250 мең сум тәшкил итә.
...ә 410 участокка — видеокүзәтү
Сайлау көнендә 69 территориаль сайлау комиссияләренең 410 участок сайлау комиссиясе исә видеокүзәтү камералары белән тәэмин ителәчәк. Алар барысы да тиешле тестны узды инде.
Барлык 3435 участокта да камералар урнаштырылмаячак. Беренчедән, бу бик кыйммәт. Икенчедән, моның өчен Интернетка тоташу таләп ителә, ә андый техник мөмкинлек бөтен җирдә дә юк.
Теркәлү урыны буенча гына түгел һәм өйдән дә тавыш бирергә мөмкин
Сез тавыш бирү участогын үзаллы сайларга хокуклы. Моның өчен «Госуслуги» сервисы аша яисә:
— 4 сентябрьгә кадәр —теләсә кайсы күпфункцияле үзәктә, территориаль сайлау комиссиясендә яки участок сайлау комиссиясендә;
— 5 сентябрьдән 7 сентябрь 14.00 сәгатькә кадәр —теркәлү урыны буенча участок комиссиясендә (гадәттә анда тавыш бирәсез) гариза бирергә кирәк.
Быелдан башлап Мәскәүдә дә тавыш бирергә мөмкин булачак! Русия башкаласында «Санлы участок» сервисы эшкә кушылачак, әлегә аңа 30 нокта тоташтырылган. Барлык комиссияләрнең адресын республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтында табарга яки 8-800-347-54-54 телефоны буенча белергә мөмкин.
Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова белдерүенчә, «Мобиль сайлаучы» системасы аша өч меңгә якын гариза алынган. Мәскәүдәге санлы сайлау участокларында тавыш бирергә әлегә Башкортстанның 28 кешесе теләк белдергән, андыйлар саны август азагында, Мәскәүгә башкала югары уку йортларына кергән Башкортстан студентлары килгәч сизелерлек артачак дип көтелә.
Нинди дә булса сәбәпләр аркасында участокка үзегез килә алмыйсыз икән, өйдә, дәваханәдә, шифаханәдә тавыш бирү мөмкинлеге дә бар. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә килергә яки шалтыратырга кирәк. Моны шушы елның 29 августыннан 8 сентябрь 15 сәгатьтән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк. Сайлау көнендә сезнең янга участок сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү өчен күчмә тартма белән киләчәк.
Участоклар инвалидлар өчен җайлаштырылды
Республиканың күпчелек сайлау участоклары пандуслар, махсус түшәмәләр, чакыру кнопкалары, өстәмә яктырту һәм тактиль плитәләр белән җиһазландырылган.
Сайлау көне алдыннан сайлау комиссияләре урындагы хакимиятләр белән берлектә участокларны тикшерәчәк һәм аларда барлык сайлаучылар, шул исәптән инвалидлар өчен дә барлык тиешле уңайлылыклар тудырылуын янә бер тапкыр күздән кичерәчәк. Тавыш бирү көнендә инвалидларга бинага кергәндә ярдәм итү өчен волонтерлар җәлеп ителәчәк.
Моннан тыш, республикада күрү буенча инвалид сайлаучылар өчен алты махсус сайлау участогы эшләячәк. Алар зур шрифтлы махсус трафаретлар һәм мәгълүмати материаллар белән җиһазландырылган. Менә аларның адреслары:
Уфа: Кустарная урамы, 17 (Республика Халык иҗаты үзәге каршындагы Инвалидлар иҗат йорты), Рихард Зорге урамы, 27 (Уфа медицина колледжы);
Стәрлетамак: Революцион урамы, 9А (2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе);
Бәләбәй: Морозов урамы, 2 (Башкорт гимназия-интернаты), Революционерлар урамы, 24/1 (17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе);
Белорет: Тюленин
урамы, 38
(Белорет
шәһәре хакимиятенең 9нчы Территориаль
иҗтимагый үзидарәсе).
Читайте нас: