+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
23 сентябрь 2019, 18:27

Радий Фәрит улы Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кереште

19 сентябрьдә Уфада Радий Фәрит улы Хәбировның Башкортстан Башлыгы вазыйфасына керешү тантанасы булды. Сайлау йомгаклары буенча Башкортстан сайлаучыларының 82,02 проценты үз тавышларын республиканың хәзерге җитәкчесенә бирде.

Сайлауларның рәсми нәтиҗәләрен тагын бер кат республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Анатольевна Макаренко укып ишеттерде. Ул Радий Фәрит улы Хәбировка Башкортстан Башлыгы таныклыгын тапшырды. Инаугурация тантанасы вакытында төбәк Башлыгы ант кабул итте, аның тексты республика Конституциясендә беркетелгән.
“Башкортстан Башлыгы вәкаләтләрен тормышка ашырганда, Башкортстан Республикасының күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, аның дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Конституциясен үтәргә, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм», - диде Радий Хәбиров.
Ант республиканың ике дәүләт телендә — рус һәм башкорт телләрендә әйтелде. Шул мизгелдән Радий Хәбиров рәсми рәвештә төбәк Башлыгы вазыйфасына кереште.
Инаугурация тантанасында Русия Прези-дентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, Башкортстанның элекке Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы депутатлары, хөкүмәт әгъзалары, муниципали-тет башлыклары, җәмә-гатьчелек вәкилләре катнаша.
Башкортстан Конституциясе буенча рес-публиканың югары вазыйфалы шәхесенә күп вәкаләтләр бирелә, алар арасында - Русия Президенты һәм федераль власть органнары белән мөнәсәбәтләрдә төбәкне күрсәтү, хөкүмәт формалаштыру, законнар үтәлешен контрольдә тоту, бөтен республика территориясендә үтәү мәҗбүри булган указлар һәм боерыклар чыгару. Башкортстан Башлыгы шулай ук властьның башкарма тармагын җитәкли.
Р.Ф.Хәбиров вазыйфасына рәсми рәвештә кергәннән соң, республика хөкүмәте отставкага китте.
Читайте нас: