+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
22 декабрь 2019, 21:35

Дөньяга бала туудан да зуррак бәхет юк!

Яки республика Башлыгы Радий Хәбиров Юлламасында нәрсәләр турында сөйләде?

Төп проблема - бердәмлек юк
- Безнең төп бәла торак-коммуналь хуҗалыктагы яки медицинадагы җитешсезлекләр дә түгел, ә бүлгәләнү, бердәмлек булмау! Бүгенге көнгә кадәр берничек тә акланмаган пессимизм, үз көчеңә, республика киләчәгенә ышанмау сизелә. Барысы да башка шәһәрләр һәм илләр турында зур соклану белән сөйлиләр. Ә үзебез турында — илнең өметсез бер төбәге кебек телгә алалар.
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
- Без бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырабыз. Моның өчен киләсе елда, 2019 ел белән чагыштырганда, 1,6 миллиард сумга күбрәк акча юнәлтәчәкбез. Өч елда аларның эш хакына бүленгән акча күләме 10 миллиард сумга якынлашачак. Моны һәркем үзендә тоячак.
Район башлыкларын алыштырачаклар
- Без урындагы хакимият башлыклары корпусын яңарттык. Бер ел элек мин район башлыкларының вазыйфа биләү вакытын ике срок белән чикләргә кирәк, дип белдергән идем. 20 районда һәм биш шәһәрдә кадрлар ротацияләре булды да инде. Урындагы проблемаларны хәл итү юлларын үзләренчә күзаллаган яңа буын җитәкчеләр килә.
«Инцидент» властьны халыкка йөз белән борды
- Мин үземнең командада эшләүче һәр җитәкчедән кешеләрнең проблемаларына төшенүен, хәл итү юлларын табуын, ишетә белүен таләп итәм. Бу эштә төп инструмент булып «Инцидент менеджмент» системасы тора, без аны бер ел элек гамәлгә керттек. Нәтиҗә күз алдында - власть кешеләргә йөз белән борылды.
Бюджеттан урлашулар турында
- Без дәүләт кесәсенә кул сузучыларның исемнәрен ачыктан-ачык атаячакбыз. Чөнки юл төзү, подъезд һәм ихаталарны ремонтлау барышында гына урлашмыйлар. Кайберәүләр шулкадәр намусын җуйган ки, хәтта мәктәп ашханәләрендә балаларның ризыгын урлыйлар.
Транспорт хезмәтләндерүе Русиядә иң яхшысы булачак
- Автобус йөртүчеләрнең «түбәсе» булган бандитлар арасында атышлар тарихта калды. Уфада һәм республикада транспорт хезмәтләндерүе илдә иң яхшыларның берсе булачак. Без тармакны үстерәчәкбез һәм аның белән горурланачакбыз.
Мәктәптә туклану турында
- Кемдер үзгәрешләр артык күренми, ди, тик балаларны алдап булмый. Ә мәктәп ашханәләрендә даими тукланучы укучылар саны сизелерлек артты. Кайбер районнарда, хәтта, яртылаш. Тиздән безнең барлык балалар да мәктәптә тәмле кайнар аш ашаячак, дип ышанам.
Республика һәр балага шат
- Без азрак ярата, дөньяга азрак бала тудыра башладык. Күбрәк матди байлык, карьера, акча эшләү белән мавыгабыз. Шул ук вакытта иң мөһиме — ата-ана булу бәхете турында онытабыз. Яңа автомобиль, фатирдагы ремонт, яисә туристик сәфәр бала елмаюыннан мөһимрәк булырга мөмкинме соң?
Традицион гаилә кыйммәтл-әре кризис кичерә. Тик без агрессив субкультура – «чайлдфри» күренешенең яшьләрне юлдан яздыруына түзеп торырга тиеш түгел. Безнең юл — ныклы гаилә, күпбалалылык, балаларны игелек, вөҗдан, гадел хезмәт, гаилә һәм тугрылык законнары нигезендә тәрбияләү.
Яшь парлар шуны белсен: республика һәр сабыйга шат! Дәүләт, җәмгыять, без барыбыз да ярдәм итәргә әзер. Дөньяга бала туудан да зуррак бәхет юк!
Өмәләр традицияләрен яңартырга кирәк
- Бу ел эчендә без 400гә якын ихатаны, өч мең подъездны ремонтладык. 700 чакрымнан артык урам яктыртылды. Биш ел дәвамында өч мең күпфатирлы йортны, 15 мең подъездны тулысынча ремонтлаячакбыз. Ел саен 400әр ихатаны төзекләндерәчәкбез.
Безгә кешеләр шимбә, якшәмбе өмәләренә чыккан, авыл урамнарын бергәләп төзекләндергән күркәм традицияләрне тергезергә кирәк. Түрбакчаларны, зират коймасын төзәтсеннәр. Безгә уртак эш өчен берләшергә кирәк. Үз йортында, ихатада, республикабызда тәртип урнаштыру эшендә һәркем катнашырга тиеш. Безгә барыбызга да килешеп, бер-беребезнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итәргә өйрәнергә кирәк.
Без 2600 гомерне коткардык
- Иң мөһиме, ел башыннан кан әйләнеше системасы авыруларыннан һәм күп еллар эчендә беренче тапкыр – яман шешләрдән үлүчеләр саны сизелерлек кимеде. Без юл-транспорт һәлакәтләре, суда батып үлү, суицидлар, алкоголь суррогаты белән агулану нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметүгә ирештек. Чынлыкта, 2600 гомерне коткардык. Һәр кеше, аның сәламәтлеге өчен шул рәвешле көрәшсәк, без тагын меңләгән кешене коткарачакбыз.
9 Май турында
- Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре 9 майга кадәр дә, аннан соң да иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Ветераннарны торак белән тулысынча тәэмин итәргә, фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле ярдәмне күрсәтергә кирәк. Барлык хәрби мемориалларны һәм стелаларны тәртипкә китерү зарур.
Яңа юллар һәм күперләр турында
- Кешеләргә яхшы сыйфатлы юл гомерләренә бернинди дә хәвеф янамаячак, дигән ышаныч бирә. Һәм моның өчен без акча кызганмаячакбыз. Бер ел эчендә без мең ярым чакрымга якын юл ремонтладык, 900 чакрымнан артык юлга комташ түшәдек, 50 чакрымга якын юл һәм биш күпер төзедек.
Октябрь аенда Караидел авылы янында зур яңа күпер сафка тапшырылды. Халык аны еллар, хәтта дистәләрчә еллар көткән. Элек республиканың төньяк-көнбатышыннан төньяк-көнчыгышына бару өчен Уфа һәм «М-5» трассасы аша 300 чакрымнан артык урау юл үтәргә туры килә иде. 2024 елга барлык проблемалы күперләрне дә тәртипкә китерәчәкбез - моның өчен акча бүленде.
Читайте нас: