+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
23 декабрь 2019, 11:05

Фәрит ХӘЙБРАХМАНОВ: Коткарылган гомерләр күбрәк булачак

Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фәрит Хәйбрахманов Республика Башлыгы Р.Ф.Хәбировның республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән чыгыш ясавы турында:

“Барысы да якын, аңлашыла һәм уңай реакция, куелган максатларның үтәлешен тизләтү өчен үзеңнән дә өлеш кертү теләге тудыра.
«Иң мөһиме, - диде Радий Фәритович, - ел башыннан алып - кан әйләнеше системасы авыруларыннан, ә күп еллар эчендә беренче тапкыр яман шештән үлүчеләр саны шактый кимеде. Без юл-транспорт һәлакәтләре, суда һәлак булу, суицидлар, алкоголь суррогаты белән агулану нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметүгә ирештек. 2600 гомер коткарылды. Һәр кеше, аның сәламәтлеге өчен шулай көрәшсәк, без тагын бик күп меңнәрне коткарачакбыз».
Районда да әлеге мәсьәләләр үзенә даими игътибар таләп итә. Район хакимиятенең әлеге өлкәләргә кураторлык итүче вазыйфалы кешесе буларак, көн саен район үзәк дәваханәсе эшчәнлеген, юллардагы хәвефсезлек мәсьәләләрен, эчкечелекне, башка начар гадәтләрне, асоциаль тәртипне кисәтү буенча эшләүче учреждениеләр, комиссияләр эшчәнлеген җайга салырга, ярдәм итәргә, контрольдә тотарга туры килә. Халык, урыннардагы актив белән даими очрашып торабыз, иң ерак авылларга барып җитәбез.
Җитешсезлекләр турында битараф булмаган авыл халкыннан ишетелгән, ачыктан-ачык әйтелгәннәр буенча конкрет чаралар күрәбез. Моның өчен бездә көч, кешеләр, ресурслар бар. Якын киләчәктә коткарылган гомерләр тагын да күбрәк булыр дигән ышаныч бар.
Билгеле бер өлкәләр инде ирешелгәннәр белән куандыра. Әйтик, агымдагы елда сафка кертелгән Бакалыдагы 1нче мәктәп тулы куәтенә эшли. Шушы көннәрдә аның базасында республикада беренче интеллектуаль мәктәп ачылды.
Халыкны спортка, шул исәптән аның кышкы төрләренә җәлеп итүдә проблемалар юк. Биатлон үзәге, шугалаклар, ФСК, мәктәпләрнең спорт заллары волейбол уйнарга, спортның башка төрләре белән шөгыльләнергә теләүчеләргә сезон дәвамында ачык. Авыл халкы ялларын мәдәният йортларында һәм клубларда актив уздыра.
Боларның барысы эчкечелеккә, башка начар гадәтләргә каршы көрәштә үзенең уңай ролен уйнаячак. Радий Фәритович Хәбиров безнең алда шундый бурыч куя.”
Читайте нас: