+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
16 гыйнвар 2020, 16:10

Русия Президенты В.В.Путин Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте

15 гыйнварда Русия Президенты В.В.Путин башкала «Манеж»ында Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Тантанага Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы сенаторлары, министрлар, югары дәүләт чиновниклары һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.
Русиянең Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге Хөкүмәте отставкага китә.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Конституцияне үзгәртү турындагы Президент игълан иткән тәкъдимнәр фонында гамәлдәге составта хөкүмәтнең отставкага бирүен дөрес дип саный. Бу хакта ул Президент Владимир Путинның Министрлар кабинеты белән очрашуы барышында хәбәр итте.
Президент Хөкүмәт Рәисе вазыйфасына Михаил Мишустин кандидатурасын тәкъдим итте.
Владимир Путин Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин белән эшлекле очрашу үткәрде, аның барышында Хөкүмәт Рәисе вазыйфасын биләүне тәкъдим итте.
Ризалык алгач, ул Михаил Мишустин кандидатурасын Дәүләт Думасы каравына кертте.
Читайте нас: