+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СӘЯСӘТ
17 гыйнвар 2020, 00:13

Республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров Президентның Федераль Җыелышка Юлламасы буенча фикере белән уртаклашты

Мөгаен, иң шатлыклы вакыйгаларның берсе – Президентның аз керемле гаиләләргә кагылышлы тәкъдиме булгандыр. Бу беренче бала өчен ана капиталы да, ана капиталын арттыру да.

Мөгаен, иң шатлыклы вакыйгаларның берсе – Президентның аз керемле гаиләләргә кагылышлы тәкъдиме булгандыр. Бу беренче бала өчен ана капиталы да, ана капиталын арттыру да.
Без хәтта хыяллана алмаган искиткеч норма - өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособие булачак.
Республикада алып барылган эш юнәлешендә, балалар туклануы, мәктәпләрдә туклану темасы яңгырады. Ачыктан-ачык әйтәм, без республикада беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр барлык балаларны кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсен берничә тапкыр карадык инде. Акча санадык. Хәзер Президент шундый карар кабул итте. Һәм бу, чыннан да, бик кирәкле. Бу беренче блок.
Икенче блок та бик мөһим. Президент төбәкләрнең һәм губернаторларның илебез үсешендәге ролен ныгытуга ачык сигнал бирде. Бу Конституцияне үзгәртү кысаларында. Бу - Дәүләт Советы кысаларында федераль структуралар белән хезмәттәшлектә губернаторлар ролен ныгыту, ул Конституция органы булачак. Бу безгә бюджет заказын формалаштыру, вузларның максатчан заказын формалаштыру өлешендә кайбер хокуклар бирү. Бу безнең төбәк вузларын үстерү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү. Бу безнең өчен бик мөһим тема.
Иң төп басым - балалы гаиләләр шактый җитди финанс ярдәме алачак. Бу - без республикада алып барган эшләрнең иң мөһиме, әмма федераль бюджеттан башка, федераль ярдәмнән башка без моны хәл итә алмый идек.
Читайте нас: