+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
20 декабрь 2017, 13:47

Минем телем – дуслык теле

БР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган “Минем телем – дуслык теле” акциясе тантаналы старт алды. Ул республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә уза һәм Башкортстанда яшәүче халыкларның тө-рле телләрендә Туган ил һәм туган тел турында шигырьләрне сәнгатьле сөйләүне күзаллый. Акциядә, яшенә, җенесенә, гражданлыгына һәм милләтенә бәйсез рәвештә, республикада яшәүче һәркем катнаша ала. Һәр катнашучы бер шигырь сөйли. Һәркем өч минут чыгыш ясый.

БР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган “Минем телем – дуслык теле” акциясе тантаналы старт алды. Ул республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә уза һәм Башкортстанда яшәүче халыкларның тө-рле телләрендә Туган ил һәм туган тел турында шигырьләрне сәнг-атьле сөйләүне күзаллый. Акциядә, яшенә, җенесенә, гражданлыгына һәм мил-ләтенә бәйсез рәвештә, республикада яшәүче һәр-кем катнаша ала. Һәр катнашучы бер шигырь сөйли. Һәркем өч минут чыгыш ясый.
12 декабрьдә Бакалы район китапханәсенең уку залында акция кысаларында 11 катнашучы туган як һәм туган тел турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Н.Н.Әхмәтҗанова (Яңа Урсай авылы) үзенең “Авылым табигате” шигырен, В.А.Капишева (Иске Шарашлы) үзе язган “Моя Земля” шигырен, Н.А.Ситдыйкова (Иске Катай) Мостай Кәримнең башкорт телендә “Япрак тураһында” шигырен, Алеся Санникова (Сүс заводы авылы) – “Урал батыр” эпосын, Карина Шокурова (Токберды) – мари телендә “Туган як”, Аделина Рәхмәтуллина (Иске Корыч) “Люблю тебя, Россия”, Илья Захаров (Камышлытамак) – Павел Снежныйның “Края родные не забудешь” әсәрен, Айсылу Шакирова (Иске Корыч) – Рәми Гариповның башкорт телендә “Туган тел” шигырен аһәңле сөйләделәр.

Акциядә “Алтын ачкыч” арт-студиясеннән иң кечкенә шигырь сөйләүчеләр: “Книгочей” командасы – Бакалыдагы 1нче мәктәпнең 2 сыйныф укучылары Радмила Нәҗмиева, Данила Павлов һәм Рида Исламова да катнаштылар.
Аларның видеопрезен-тацияләре “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Минем телем – дуслык теле” төркеменә урнаштырылачак. Теләге булган һәркем үзенә ошаган катнашучы өчен тавыш бирә ала. Төркемнең җаваплы модераторлары һәр айның 30-31 числосында күбрәк “лайклар” җыючы катнашучыны билгеләячәкләр һәм аның видеопрезентациясен “Башкортстанның мәдәни дөньясы” республика интернет порталында урнаштырачаклар.
Чарада муниципаль район Советы рәисе М.А.Кир-шина, Совет секретаре З.С.Зыязетдинов, (әйтергә кирәк, Зөфәр Суфиянович үзе дә туган телендә шигырьне күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләде), район хатын-кызлар советы рәисе Ф.С.Бүләкова, башкортлар корылтаеның район бүлекчәсе рәисе И.М.Мәннапов катнаштылар.
Очрашу ахырында район китапханәсе хезмәткәре К.М.Попова “Минем телем – дуслык теле” китап күргәзмәсен презентацияләде. Барлык катнашучылар район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы И.К.Гайнанов кулыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле призлар алдылар.

Чара җылы, дустанә шартларда үтте.


Э.СОЛТАНОВА.
Читайте нас: