+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
18 гыйнвар 2018, 18:19

Сеңлем – чемпион!

Яңа ел каникуллары сеңлем белән минем өчен вакыйгаларга бай булды.

Яңа ел каникуллары сеңлем белән минем өчен вакыйгаларга бай булды.

Тимераякта, чаңгыда шудык, кар атып уйнадык, гыйнвар башында без 2006-2008 һәм 2009 елларда туган һәм аннан кечерәк балалар арасында өстәл теннисы буенча Башкортстан-ның ачык беренчелеген-дә катнаштык. Уенда катнашучылар күп булды һәм ул кызыклы үтте. Мин үз яшь төркемемдә 39 катнашучы арасында - бишенче, ә 2 сыйныфта укучы сеңлем Ксения, 2009 елда туган һәм кечерәк кызлар арасында БРның абсолют чемпионы булып, беренче урынны яулады. Аның өчен шатмын һәм җиңүе белән тәбриклим. Ныкышмалы тренировкалар өчен, шунлыктан без яхшы чыгыш ясадык, тренер һәм әтиебез С.А.Каштановка рәхмәтлемен.


Читайте нас: