+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
СПОРТ
27 декабрь 2018, 18:39

Яшь боксчыларның уңышлары

Бакалы егетләре һәм кызлары Агыйдел шәһәрендә үткән бокс буенча Башкортстан чемпионатының ачык беренчелегендә катнаштылар. Спортчылар уңышлы чыгыш ясадылар һәм үзләренең яшь һәм авырлык категорияләрендә почет пьедесталының барлык баскычларын биләделәр. Руслан Шәйдуллин – беренче, Азат Исламов – беренче, Яна Аверина – икенче, Рәмис Ягафәров өченче урыннарны алдылар. Вадим Яковлев һәм Вадим Васильев шулай ук яхшы чыгыш ясадылар. Яшь боксчыларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!
Сергей СКАРЯКИН, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас: