+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
23 Май 2019, 17:51

Иң яхшылар ачыкланды

Бакалы авылы стадионында мәктәп укучылары спартакиадасы исәбенә ГТО программасы буенча җиңел атлетика ярышлары үтте.

Бакалы авылы стадионында мәктәп укучылары спартакиадасы исәбенә ГТО программасы буенча җиңел атлетика ярышлары үтте.
11-12 яшьтәгеләр (ГТОның III баскычы), 13-15 яшьтәгеләр төркемнәрендә (IV баскыч) 16 мәктәптән кызлар һәм малайлар ярышты. Укучылар йөгереп килеп озынлыкка сикерүдә, туп ыргытуда, йөгерүдә көч сынашты.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында 11-12 яшьтәге кызлар арасында шәхси исәптә Яңа Маты мәктәбеннән Дарья Давыдова җиңү яулады, икенче урынны Яңа Урсайдан Зинера Зәйнуллина алды. Шушы ук яшьтәге малайлар арасында тактагуллы Вилдан Мәрданов чемпион булды, ахманлы Руслан Мансуров – икенче, тактагуллы Илдар Мәрданов өченче урынга чыкты.
13-15 яшьлек кызлар арасында беренче һәм икенче урыннарны Тактагул мәктәбеннән Резеда Гыйльметдинова һәм Ахман мәктәбеннән Аделина Купцова бүлештеләр, өченче урын да Ахман мәктәбе укучысы Анастасия Асанбаевада.
Малайлар арасында Яңа Маты мәктәбеннән күп төрле ярышлар спортчысы Денис Савельев җиңүче булды. 2нче урында Рәсим Хәйбрах-манов (Тактагул), өченче урында Артем Мрясов (Яңа Илек).
Гомумкоманда исәбендә җиңел атлетика буенча Тактагул мәктәбе спортчылары җиңүчеләр булдылар, икенче урында ахманлылар һәм өченчедә Яңа Маты мәктәбе укучылары.
Урта мәктәпләр буенча 11-12 яшьтәге кызлар арасында шәхси исәптә Эльвира Юнысова (Иске Корыч) беренчелекне яулады, икенче - Элина Даянова (Бакалыдагы 1нче мәктәп), өченче урынны Элина Авзалова (Бакалыдагы 2нче мәктәп), Илмира Миңлегазина һәм Алина Зибаева (Бакалыдагы 1нче мәктәп) бүлеште.
Егор Зырянов (Бакалыдагы 2нче мәктәп) чемпион булды, Станислав Быков (1нче мәктәп) - икенче, Илназ Хәйбрахманов (Иске Маты) өченче урында.
13-15 яшьтәгеләр арасында беренче урынны Бакалыдагы 1нче мәктәптән Регина Ханнанова алды, аннан соңгы урыннарда, шул тәртиптә, Ләйсән Зарипова (Иске Корыч), Галина Габсаттарова (Иске Маты) һәм Екатерина Зырянова (Бакалыдагы 1нче мәктәп).
13-14 яшьтәге малайлар арасында 1нче мәктәптән Илнар Әхмәтханов чемпион булды, икенче – Илназ Гаделшин (Урманай), өченче - Артем Романов (Иске Маты).
Үсмерләр арасында Бакалыдагы 1нче мәктәпнең җиңел атлетлары зур аерма белән җиңделәр, икенче – Иске Корыч мәктәбе, өченче урында 2нче мәктәп.
Барлык призчылар - грамоталар, ә командалар мәгариф бүлеге кубоклары һәм дипломнары белән бүләкләнделәр.
Анатолий Каштанов,
ярышларның баш судьясы.
Читайте нас: