+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
4 февраль 2020, 17:46

Күңелле стартлар

Һәр гаилә Яңа ел каникулларын үзенчә үткәрә, ләкин коллективта һәм ата-аналар балалар белән булса, икеләтә күңелле. Каникуллар булуга карамастан, Иске Куян мәктәбенең спорт залында күңелле һәм шау-шулы иде. Биредә «Күңелле стартлар» дип исемләнгән Яңа ел гаилә уеннары узды.

Уенны физкультура укытучысы Р.Р.Гыйлемҗанов һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Г.Р.Ямилева оештырдылар. Гаилә уеннарында күп балалы дүрт гаилә: Сәмигуллиннар, Ямилевлар, Ханнановлар, Хәлимовлар катнашты.
Командалар обруч аша сикерүдә, туп белән уенда, йөгерүдә көч сынашты. Ата-аналар һәм балалар үзләренең бердәмлеген, осталыгын һәм татулыгын күрсәттеләр. Болар бар да тарафдарларның актив ярдәме белән музыкаль бәйрәм атмосферасында булды. Мәктәпне тәмамлаучы, хәзер студент Арина Муллагалина барысына музыкаль бүләк әзерләгән иде.
Әти-әниләр Р.М.Харисов, З.Р.Заманова, Р.Р. Шәйдуллинадан торган компетентлы жюри уен барышын күзәтте һәм иң яхшы спорт командасын ачыклады. Киеренке ярышта Ямилевлар гаиләсе җиңү яулады.
Команда ярышларыннан соң волейбол матчы узды. Уен бик кызыклы һәм актив булды.
Читайте нас: