+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
20 февраль 2020, 16:48

Чаңгы шуарга салкын комачауламый!

Кыш - гаилә белән ял итү һәм спортның актив төрләре белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. Шунысы куанычлы, районда елдан-ел ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә теләгән кешеләрнең саны арта бара.

Кыш - гаилә белән ял итү һәм спортның актив төрләре белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. Шунысы куанычлы, районда елдан-ел ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә теләгән кешеләрнең саны арта бара. Без моңа 8 февральдә шимбә көнне инандык. «Русиянең чаңгы юлы» Бөтенрусия күмәк чаңгы ярышлары кысаларында биатлон комплексында узган традицион чаңгы ярышлары районның барлык почмакларыннан кышкы спорт төрен яратучыларны җыйды.
Чаңгы ярышында район мәктәпләре укучылары һәм өлкәннәр - мәгариф учреждениеләре, авыл биләмәләре хакимиятләре, коррекцион мәктәп-интернат, балалар бакчалары, психоневрологик интернат вәкилләре, район кунаклары, шәхси эшкуарлар актив катнашты. Барлыгы 500дән артык кеше катнашты, иң кечкенәсенә - 6, иң өлкәненә - 80 яшь.
Старт алдыннан спорт бәйрәмендә катнашучыларны әлеге юллар авторы, ярышларның баш судьясы А.В.Каштанов сәламләде. Аннан соң бүләкләү тантанасы булды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры С.М.Скарякин ГТОның кышкы күптөр көрәш буенча СССР спорт мастеры ветеран Әхәт Әхмәтович Хәлиуллинга ГТОның алтын значогын тапшырды.
Чаңгы ярышлары традиция буенча 10 яшь төркеме буенча узды. Беренче булып 1-2нче сыйныф укучылары бер километр дистанциягә старт алды. Биредә Ратмир Азаматов (Бакалыдагы 1нче мәктәп) һәм Айгөл Зинәтуллина (Бакалыдагы 2нче мәктәп) барыннан да тизрәк булып чыкты.
3-4нче сыйныфлар арасында икенче төркемдә Эдуард Кутлин (Боҗыр мәктәбе) һәм Лиана Габсаттарова (Иске Маты) иң көчлеләр булдылар.
Бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары арасында беренче урынны Илназ Хәйбрахманов (Иске Маты) һәм Рената Әхмәтшина (Бакалыдагы 1нче мәктәп) яулады.
7-8нче сыйныф укучылары арасындагы IV төркемдә дә көрәш киеренке булды. Егор Зырянов (Бакалыдагы 2нче мәктәп) һәм Полина Габсаттарова (Иске Маты) җиңүчеләр булдылар.
9-11нче сыйныф укучылары да үҗәтлек, азарт, җиңү теләге күрсәттеләр. Бу төркемдә Сергей Кузнецов (Бакалыдагы 2нче мәктәп), Екатерина Зырянова (Бакалыдагы 1нче мәктәп) чемпион булдылар.
Өлкәннәр дә активлык, яхшы физик әзерлек күрсәттеләр. 18-39 яшьлекләр арасында - Руслан Азаматов (Бакалыдагы 2нче мәктәп), кызлар арасында Алеся Павлова җиңде.
40-50 яшьлек спортчылар арасында шәхси эшкуар Юрий Митрофанов һәм Уфадан килгән кунак Айгөл Газизова беренчелекне яулады.
50-60 яшьлек чаңгычылар арасында Нәфис Азаматовка (Бакалыдагы 1нче мәктәп) һәм Фәнирә Шәймәрдановага (Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе) тиңнәр булмады. Ветераннар арасында Альберт Якимов (Иске Маты) һәм Галина Старостина (Бакалы) иң көчлеләр булдылар.
Составында предприятие, учреждение җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары булган төркем 2 километр озынлыктагы дистанциядә узыштылар. Монда Салават Хәсәнов (Башкорт аграр-технологик колледж филиалы мөдире вазыйфаларын башкаручы) һәм Надежда Егорова («Сказка» балалар бакчасы мөдире) иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Ветераннар, сәламәт яшәү рәвешен алып баручы Бакалы авылыннан ирле-хатынлы Хәүлә Мәхмүтовна һәм Вәис Галимҗанович Ахуновлар, Яңа Урсай авылыннан Сәлимә Сабурова спортка тугрылык-ларын күрсәттеләр.
Ярыш тәмамлангач, медальләр һәм грамоталар үз хуҗаларын тапшырылды. Әмма «Русиянең чаңгы юлы-2020»нең төп нәтиҗәсе - бу көнне чаңгыга баскан һәр кеше җиңүче булып санала, чөнки кышкы спорт һәм дустанә аралашуда катнашучыларның барысы да сәламәтлеккә бер адым ясадылар, теләк, ихтыяр көче һәм кыюлык күрсәттеләр.
Читайте нас: