+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
26 февраль 2020, 22:55

Кабат беренчеләр!

Кышкы спорт сезоны кызган чорда районның җыелма командасы Кушнаренко авылында мәктәп укучылары (2005-2007елгылар) арасында чаңгыда шуу буенча зональ ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Бик яхшы чаңгы юлында лаеклы сигез команда беренчелеккә дәгъва итте.

- Кызлар өч километр дистанциядә беренче әйләнештә үк бер минутлык өстенлек белән лидерлыкка чыктылар һәм ахыргача тигезлектән чаңгыда шуу буенча яхшы техника күрсәттеләр, - дип билгели Бакалыдагы 2нче мәктәп тренер-преподавателе Руслан АЗАМАТОВ. - Нәтиҗәдә, иң зур аерма белән Полина Габсаттарова (Иске Маты) алда барды. Пьедесталның икенче баскычына - Элина Даянова, өченчесенә Илина Миңнегалина күтәрелде, Алина Зибаева алардан бары бер секундка гына калышты, алар барысы да Бакалыдагы 1нче мәктәптән.
Шәхси команда беренчелегендә малайлар Туймазы чаңгычыларыннан бераз калышса да, ихтыяр көчен туплый алдылар, һәм катнаш эстафетада бакалыларга тиңнәр булмады. Егор Зырянов (Бакалыдагы 2нче мәктәп) классик стильдә шууда үрнәк күрсәтте, яхшы реванш алып, аңа Э.Даянова кушылды, аннан соң ирекле стиль белән баруны Николай Юлдашев (Иске Маты) дәвам итте.
Нәтиҗәдә П.Габсаттарова финишка яхшы килде. Безнең команда зур өстенлек белән беренче урынны яулады. Спортчылар февраль ахырында иң көчлеләр арасында чаңгыда шуу буенча республика финал ярышларында район данын яклаячак.
Мактау грамоталары һәм ирешелгән нәтиҗәләрдән тирән канәгатьлек хисе яшь чаңгычыларга алга таба да җиңүләр өчен яхшы стимул булсын иде. Аларның уңышларында, һичшиксез, тренер-укытучылар Альберт һәм Роман Якимовларның (Иске Маты), Нәфис Азаматовның һәм Руслан АЗАМАТОВның хезмәт өлеше зур. Аларның тәҗрибәсе һәм күпсәгатьлек тренировкалары яхшы нәтиҗә бирә.
Читайте нас: