+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
СПОРТ
29 февраль 2020, 20:09

Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә

«Сказка» балалар бакчасында сәламәт, нык, көчле бала тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Моңа спорт ярдәм итә. Физкультура белән шөгыльләнү файдалы, ә бөтен гаилә белән – икеләтә.

«Сказка» балалар бакчасында сәламәт, нык, көчле бала тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Моңа спорт ярдәм итә. Физкультура белән шөгыльләнү файдалы, ә бөтен гаилә белән – икеләтә.
Шушы көннәрдә физик культура буенча инструктор Л.П.Табанакова һәм музыка җитәкчесе Н.Н.Тимиряева балалар бакчасының икенче корпусында «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» дип исемләнгән стартлар оештырдылар. Ярышларда Кучумовлар, Ялиловлар, Закировлар һәм Зарубиннар гаиләләре катнашты. Командаларга үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын һәм бердәм эшли белүләрен күрсәтергә кирәк иде.
Ата-аналар командаларга исемнәр һәм девизлар сайладылар. Катнашучыларны төрле күп сынаулар көтә иде. Әти-әниләр һәм балалар һәр этапта тырышып ярыштылар, көндәшлек рухы булга карамастан, бер-берләренә актив ярдәм иттеләр.
Эстафеталарны үткәрергә әкият геройлары Убырлы карчык һәм Бичура (логопедлар Н.В.Гордеева һәм Л.С. Әхтәмова) ярдәмләште. Тәрбиячеләр Э.Н.Раянова, Ф.М.Насыйрова, В.Б.Зибаева, З.Я. Мәрдәнова, А.М.Ямилова, А.Ш.Яппарова командаларны чарага әзерләү буенча зур эш башкардылар.
Командаларның уңышларын тәрбиячеләр Г.Р.Шәйгарданова һәм Л.Р.Насыйбуллина составындагы жюри күзәтте. Барлык гаиләләр үзләренең иң яхшы, иң көчле, тату һәм спорт сөючеләр булуларын күрсәттеләр. Дуслык җиңде. Ары таба грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: