Дүртөйле шәһәрендә шушы шәһәрнең «Чакмагыш нефть» нефть һәм газ табу идарәсенең җыелма командасы белән Бакалы районы хакимияте карамагындагы саләмәтлек төркеме командасы арасында ел саен үткәрелүче иптәшләрчә очрашу булды.
Аның максаты - халык арасында саләмәт яшәү рәвешен алып баруны пропагандалау, физик культураны һәм спортны көндәлек тормышка кертү, гражданнарның киң массасын актив физик культурага җәлеп итү.
Ярышларда дүрт команда катнашты. Алар яшь категорияләре буенча бүленделәр: беренче төркем - 50 яшьтән өлкәнрәкләр, икенчесе - 50 яшькә кадәргеләр.
Безнең районның намусын район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча хакимият башлыгы урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов, хезмәт һәм спорт ветераны Р.М.Нәбиев, педагогик хезмәт ветераны Ф.С. Шәймөхәммәтов, бу юллар авторы, АСК хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Р.В. Муфазалов яклады.
Җиңү максатын куйган барлык командалар һәр очко өчен көрәшергә әзер иделәр. Волейболга җитди караулары беренче уенда ук күренде. Катнашучылар алдында торган беренче бурыч - тупны алганда һәм биргәндә ялгышмау. Өлкән командалар арасында киеренке көрәштә матч 1:1 исәбе белән тәмамланды, ягъни дуслык җиңде.
50 яшькә кадәргеләр командасы арасында безнең район намусын С.Б.Такашов, Р.С.Нәбиев, И.М.Латыйпов, Р.Р.Зянгиров, Д.А.Опарин, Р.А.Сафин якладылар. Бу команданың уены, аеруча икенче партия, азартлы һәм мавыктыргыч булды, чөнки приз - күчмә кубок уйнатылды. Спортчылар тыныч булырга һәм хаталарга юл куймаска тырыштылар. Ләкин, безнең команда ничек кенә тырышмасын, мәйданчык хуҗалары көчлерәк булып чыкты, матч 2:1 исәбе белән төгәлләнде.
Командалар истәлекле спорт сувенирлары белән алыштылар.