0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 февраль 2018, 11:26

Комиссия карарларын үтәмәгән өчен жаваплылык кертелә

Башкортстан парламенты террорчылыкка каршыкомиссиянең карарын үтәмәгән өчен жаваплылык кертә.

Башкортстан парламенты террорчылыкка каршы комиссиянең карарын үтәмәгән өчен жаваплылык кертә. «Башкортстанның террорчылыкка каршы комиссиясе Русия Президенты карары буенча оештырылган.
Бу орган терроризмны искәртү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү буенча эшчәнлекне көйләү белән шөгыльләнә, - дип аңлатма бирде төбәк парламенты спикеры Константин Толкачев. - Федераль законнарына ярашлы, төбәкләрдә мондый комиссияләрнең карарларын дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары, оешмалар, вазыйфалы кешеләр һәм гражданнар мәҗбүри үтәргә тиеш.
Төбәкләр терроризмга каршы комиссияләрнең карарларын үтәмәгән өчен җаваплылыкны үзаллы билгеләргә вәкаләтле. Шуның белән бәйле тиешле закон проекты әзерләнде дә инде».

Яңа закон кабул ителгән очракта терроризмга каршы комиссиянең карарын бозган өчен гражданнар өчен – 1-3 мең сум, вазыйфалы кешеләр өчен – 10-20 мең сум, юридик шәхесләр өчен 30-50 мең сум штраф билгеләү күзаллана. Бу хәл кабатланганда гражданнар өчен штраф – 4-5 мең сум, вазыйфалы кешеләр өчен – 30-50 мең сум, юридик шәхесләр өчен 80-100 мең сум тәшкил итәчәк.
Читайте нас: