+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2018, 13:24

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

13 апрельдә район мәдәният сараенда хәйрия рок-концерты узачак. Анда “Овертайм”, “Гаджеты” һәм “Арсенал” төркемнәре катнашачак. Концерттан алынган барлык акча Балалар иҗат йорты өчен музыка уен кораллары һәм аппаратура сатып алуга җибәреләчәк.

13 апрельдә район мәдәният сараенда хәйрия рок-концерты узачак. Анда “Овертайм”, “Гаджеты” һәм “Арсенал” төркемнәре катнашачак. Концерттан алынган барлык акча Балалар иҗат йорты өчен музыка уен кораллары һәм аппаратура сатып алуга җибәреләчәк.
20 апрельдә “Олимп” физкультура-сәламәтләндерү комплексында армия хезмәтенә чакырылучы көне” чарасы үткәреләчәк.
«Бердәм Русия»нең яшь гвардиясе»нең Бакалы бүлекчәсе волонтерлар җыю бара. Волонтерлар төрле чаралар оештыруда ярдәмләшәләр, тренинглар, уеннар үткәрәләр. 14 яшьтән балалар чакырыла.
«Бердәм Русия»нең яшь гвардиясе» активистлары район үзәгендә “Сак булыгыз: юка боз!” акциясе үткәрделәр. Алар боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат белән листовкалар тараттылар.
Мостафа авылында “Әти, әни, мин – тату гаилә” күчмә чарасы узды, анда өч гаилә катнашты.
Балалар иҗат йортында район Мәдәният сараеның Дан аллеясы территориясендә “Бакалы районының барлык буын чик сакчыларына” һәйкәл-мемориал урнаштыру һәм Җиңү парадында катнашу мәсьәләләре буенча чик буенда хезмәт үтүчеләрнең гомуми җыены узды.
Иске Корычтан педагогик хезмәт ветераны Ләйлә Җәүдәтовна Абдуллина, уң һәм сул кулларда көрәшеп, армспорт буенча Русия чемпионатында 40 яшьтән алып һәм өлкәнрәк ветераннар арасында көмеш медаль яулады.
Район китапханәсендә “Компьютерда эшләү нигезләре” курслары ачылды. Курслар өлкән буын вәкилләренә, пенсионерларга компьютерны өйрәнүдә бушлай ярдәм буларак оештырылды.
Балалар иҗат йортында РФда Волонтер елына һәм республикада Гаилә елына багышланган балалар театр коллективларының “Йолдызлы юл” конкурс-фестивале үтте.
Читайте нас: