0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2018, 13:21

Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча икеайлык

Муниципаль район хакимияте район территориясендә торак пунктларны санитар-экологик сәламәтләндерү, тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча икеайлык игълан итте.

Муниципаль район хакимияте район территориясендә торак пунктларны санитар-экологик сәламәтләндерү, тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча икеайлык игълан итте.
Бу максаттан 7 апрельдән 8 июньгә кадәр экологик шимбә өмәләре үткәрү күз уңында тотыла.

Хезмәт коллективларын, халыкны төзекләндерү эшләренә күмәк җәлеп итү өчен традицион санитар көннәр, “Иң яхшы торак пункт”, “Иң яхшы ихата”, “Иң яхшы йорт”, “Иң яхшы спорт мәйданчыгы” һәм башка тематик конкурслар үткәрергә.
Район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Р.М.Мөхәммәдиев җитәкчелегендә оештыру комитеты булдырылды.
Авыл биләмәләре башлыкларына, барлык милек формасы предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә, профсоюз һәм башка җәмәгать берләшмәләренә торак пунктларны төзекләндерү, яшелләндерү һәм аларның санитар торышын яхшырту, эш урыннарын, производство биналарын һәм беркетелгән территорияләрне, социаль инфраструктура объектларын, җәмәгать биналарын һәм корылмаларын, стадионнарны һәм паркларны язгы-җәйге чорда тиешле тәртипкә китерү буенча экологик шимбә өмәләрендә үзләренең катнашуын тәэмин итү буенча чараларны эшләргә һәм тормышка ашырырга тәкъдим ителде.
Читайте нас