Республиканың “Башкортстан руслары соборы” иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе советының чираттагы утырышы узды.
Совет рәисе О.В.Белова район бүлекчәсенең 2018 елга күләмле эш планын укып ишеттерде, конкрет эшләрнең үтәлүе өчен җаваплы кешеләрне атады, йомгаклау конференциясенә әзерләнү турында сөйләде.
Ольга Валентиновна җыелучыларны җәмәгать бурычларына җаваплы карарга, рус халкының традицияләрен һәм мәнфәгатьләрен, аның мәдәниятен һәм тарихи мирасын хөрмәт итеп, мәсьәләләрне бергә хәл итәргә, үсеп килүче буынны районыбыздан чыккан күренекле якташлар үрнәгендә тәрбияләргә чакырды.
Социаль челтәрләрдә соборның район бүлекчәсе рәсми төркемен булдыру көн тәртибе мәсьәләләренең берсе булды.