Яңа елга әзерләнеп, безнең район бу көннәрдә күзгә күренеп матурлана. Һәрҗирдә предприятиеләр биналары һәм территорияләре иллюминацияләр белән бизәлә, боз шәһәрчекләре, боздан һәм кардан сыннар ясала. Район үзәгенең төп мәйданы төрле төстәге утлар белән балкый. Бакалының төньяк өлешендәге “Фасоль” магазины янында шулай ук бәйрәмчә ямьле, анда урман сылукае урнаштырылган, аның каршысында боз тавы ясалган һәм ялт-йолт килеп торган тагын бер чыршы куелган. Көнбатыш микрорайонда “Лидер” магазины территориясе матур итеп бизәлгән. Авыл биләмәләре дә бар халык яраткан бәйрәмгә әзерләнә. Шәхси йортлар хуҗаларының күпчелеге үз территорияләрен бизиләр – йортлары янында таулар, кар сыннары ясыйлар, корылмаларга гирляндалар эләләр. Яңа елга әзерләнү буенча район оештыру комитеты тарафыннан иң яхшы кар шәһәрчегенә һәм сынына конкурс оештырды.