+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2018, 18:23

Башкортстанда яшәүчеләр республика парламентына законнар чыгару буенча тәкъдимнәр кертә алалар

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай “Закон чыгаруда катнаш” проектын тормышка ашыра башлады. Республикада яшәүчеләр федераль һәм республика законнарын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен кертә алалар.

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай “Закон чыгаруда катнаш” проектын тормышка ашыра башлады. Республикада яшәүчеләр федераль һәм республика законнарын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен кертә алалар.
- Проект һәр гражданинга Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы законнары чыгаруның социаль һәм икътисади блокларын камилләштерү буенча үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәк, - дип аңлатты Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Шул ук вакытта гражданнардан закон проектларын үзаллы эшләү таләп ителми. Законнар чыгару җитәрлек үк катлаулы процесс, юридик әзерлек, тиешле өлкәдә махсус белем таләп итә. Проект гражданнарның законнар чыгару процессында катнашуын максималь гадиләштерүгә юнәлтелгән. Иң мөһимен генә билгеләп, үз идеяңне, җитәрлек грамоталы тәкъдим итәргә кирәк. Әгәр тәкъдим актуаль һәм тулаем тормышка ашырырлык икән, аның нигезендә закон проектын эшләү профильле парламент комитеты тарафыннан алып барылачак. Республикада яшәүчеләрне проектта актив катнашырга чакырам. Без икътисадны, социаль өлкәне үстерү буенча тәкъдимнәр көтәбез. Аларның берсе генә дә игътибарсыз калмаячак.
Парламент рәисе шулай ук кешеләрне популистик идеяләр белән мавыкмаска чакырды.
- Проблемаларны акча средстволары бүлү ярдәмендә хәл итүче закон язарга кирәк. Безнең очракта тәкъдимнәрнең финанс тормышка ашырылмаслык түгел, ә төбәк бюджетының реаль мөмкинлекләренә таянырлык булуы кирәк.
Тәкъдимнәрне Дәүләт җыелышы сайты - http://gsrb.ru/ru/internet-reception/send/, электрон почта - [email protected] буенча җибәрергә яки 450008, Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 46 адресы буенча кәгазьдә китерергә мөмкин.
Читайте нас: