0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2019, 17:54

Федерация Советында Башкортстан Республикасы көннәре үтәчәк

Быел 12 һәм 13 мартта Федерация Советында Башкортстан Республикасы көннәре үтә. Русия парламентының югары палатасы мәйданчыгында республика белән таныштыру чарасы, комитетларның Дәүләт җыелышы депутатлары һәм республика хөкүмәте әгъзалары белән киңәйтелгән утырышлары, очрашулар һәм башка чаралар республикабыз оештырылуга 100 ел тулуга багышланган.
- Федерация Советы комитетларының киңәйтелгән утырышларында республиканың стратегик үсешен, Башкортстан икътисадындагы өстенлекле проектларны тормышка ашыруны, башка төбәкләргә тарату максатка ярашлы булган иң яхшы тәҗрибәләребезне тикшерү күзаллана, - дип хәбәр итте Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев. - Без Русия субъектлары бюджетлары тигезләнеше, төбәк һәм федераль законнарны камилләштерү мәсьәләләрен дә күтәрергә уйлыйбыз.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе сүзләренчә, Совет Федерациясендә төбәкләр белән шундый таныштыру чаралары икътисад һәм социаль сәясәт өлкәсендә күләмле проектларны тормышка ашырырга, субъектка федераль акча җәлеп итәргә һәм инвесторлар өчен биләмәләрнең җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәмләшә.
Читайте нас: