+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2019, 13:25

Авылда яшәүчеләргә - пенсиягә өстәмә

2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында 30 ел эш стажы булган эшләмәүче, авыл җирендә яшәүче пенсионерларга билгеләнгән түләүне страховкалау пенсиясенә 25 процентка арттыру билгеләнде. Авыл хуҗалыгындагы эш стажын исәпләү өчен Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган Эшләр, производстволар, һөнәрләр, вазыйфалар, белгечлекләр исемлеге файдаланылды.
Төп эшчәнлек төре авыл хуҗалыгы булмаган оешмаларда һәм учреждениеләрдә (мәктәпләрдә, авыл Советларында, фельдшерлык һәм медицина пунктларында һ.б.) эшләгән авылда яшәүчеләргә билгеләнгән түләү арттырылмаячак.
Авыл хуҗалыгы тармагында (үсемлекчелектә, терлекчелектә, балыкчылыкта) 30 еллык эш стажы хезмәт кенәгәсендә расланмаган булса, пенсионерларның, кабат исәпләү өчен теләгән вакытта Русия Пенсия фондына өстәмә документлар алып килергә хокукы бар. 2019 ел дәвамында (ягъни 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) күрсәтелгән кабат исәпләүне алу өчен мөрәҗәгать иткәндә, кабат исәпләү ел башыннан, күрсәтелгән сумма югалтылмыйча, исәпләнеләчәк. 2019 елның 31 декабреннән соң мөрәҗәгать иткән очракта страховкалау пенсиясенә билгеләнгән түләүне кабат исәпләү турында гариза кабул ителгән айдан соңгы айның 1нче числосыннан тормышка ашырылачак.
Русия Пенсия фонды идарәсе әгъзасы, Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләре буенча, Башкортстан Республикасында тиешле стажы булган һәм хәзерге вакытта эшләмәүче 51 мең кешенең пенсиясе артты. Агымдагы елның гыйнварыннан авыл кешеләренә айлык түләү 1333,54 сум тәшкил итәчәк. Арттыру автоматик рәвештә, гариза бирми генә, пенсия мәгълүматлары (түләүләр) эше буенча башкарылды.
Русия Пенсия фондының БР буенча матбугат хезмәте.
Читайте нас: