+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль 2019, 17:11

Педагогик берләшмәнең тәкъдимнәрен тикшерделәр

1 февральдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мәктәп мәгарифенең «Мәгарифтә күтәрелеш» Беренче форумында катнашты.
Форум кысаларында оештырылган дискуссия мәйданчыклары вәкилләре тикшерүләр барышында барлыкка килгән үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Төбәк җитәкчесе аларның күбесе республика Хөкү-мәтенә, министрлыкларга һәм ведомстволарга конкрет бурычлар булып барып җитәчәген билгеләде.
Радий Хәбиров мәга-риф системасын үстерү буенча эш яңа форматта үтәчәге турында белдерде, “Мәгариф сәгате” ике атнага бер тапкыр үткәреләчәк.
Республика җитәкчесе мәгариф форумнарын ел саен үткәрүне оештыруны тәкъдим итте, шул ук вакытта эш форматы ел саен үзгәрәчәк.
Форумда Бакалы районы мәктәпләре директорлары да катнашты.
Лилия ГАЛИЕВА, район мәгариф бүлеге начальнигы.
Читайте нас: