+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
7 гыйнвар 2020, 00:04

Җиңүнең 75 еллыгына «Җиңү урамнары» ремонтланачак

Русия Транспорт министрлыгы «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты белән берлектә «Җиңү урамнары» проектын тормышка ашыра, аның кысаларында Җиңү көне яисә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм каһарманнар хөрмәтенә аталган шәһәр урамнарын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Бу хакта Уфа шәһәре хакимияте сайтында хәбәр ителә.
Яңа юл-төзелеш сезонында 22 юл участогын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Аерым алганда, болар — Ветошников (Революцион урамнан Достоевский урамына кадәр һәм Чернышевский урамыннан Воровский урамына кадәр участокта) һәм Новоженов (Уфа шоссесыннан алып Маршал Жуков урамына кадәр) урамнары.

Моннан тыш, быел 1,2 чакрымнан артык озынлыктагы Мостай Кәрим урамын капиталь ремонтлау дәвам итәчәк, ул үткән елда башланган иде. Проектта дүрт этап каралган – Коммунистик урамнан Чернышевский урамына кадәр (I этап), Чернышевский урамыннан Достоевский урамына кадәр (II этап), Достоевский урамыннан Революцион урамга кадәр (III этап), Революцион урамнан Иван Якутов исемендәге парк территориясенә кадәр (IV этап).

Узган елдан Уфада гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла, ул 2017-18 елларда «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» проектына алмашка килде. Өч ел эчендә Уфада гомум озынлыгы 190 километр булган 114 урам-юл челтәре объекты ремонтланды.
Фото: pixabay

Автор: Зөһрә Исламова

Чыганак: Кызыл таң.

Читайте нас: