-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2020, 16:15

Башкортстан синоптиклары өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 27 июньдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез яшенле яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, көндез көчле җил фаразлана.

Һава температурасы төнлә + 3,+8, аерым көнчыгыш районнарда һавада һәм туфрак өслегендә 0,-2. Көндез +15,+20 градус булыр дип көтелә.
28 нче июньдә кыска вакытлы яңгыр көтелә, төнлә урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба күчүче талгын, урыны белән көчәйгәндә көчле җил. Һава температурасы төнлә +8, +13, көндез 16-21 градус.
29 июньдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил төньяктан. Һава температурасы төнлә +4, +9, көндез 15-20 градус.
Чыганак: ИА «Башинформ»
Фото: ИА «Башинформ»
Читайте нас: