+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 июль 2020, 12:35

Тиздән ФАП ишекләрен ачачак

Быел безнең районда Нагайбак, Иске Куян һәм Үмер авылларында өч яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлаячагы турында язган идек инде. Барлык өч объект та «Сәламәтлек» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. Төзелеш эшләренең заказчысы - Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Нагайбак авылында фельдшер-акушерлык пункты пациентларны кабул итүгә әзер диярлек. Төзү-монтаж һәм эчке бизәкләү эшләре тәмамланган, бинада дүрт кабинет, кирәкле бөтен нәрсә бар: суүткәргеч, канализация, яктылык, янгын вакытында автоматик хәбәр итү системасы. Эчтә - чиста һәм якты, персонал өчен дә, булачак пациентлар өчен дә уңайлы. Якын арада заманча медицина җиһазлары кайтарылачак. Тышкы якта пандус урнаштырылган, тирә-юньне төзекләндерәсе бар.
Мондый медицина пункты төзелү район үзәгеннән ерак урнашкан Нагайбак, Ивановка, Батрак авылларында яшәүче 360 кешегә медицина ярдәме алу мәсьәләсен хәл итәчәк. Әйтергә кирәк, фельдшер-акушерлык пунктының иске бинасы 1960 еллар башында ук төзелгән, һәм күптән искергән. Шуңа фельдшерлар да, халык та медицина учреждениесе ачылуны түземсезлек белән көтә.
Яңа бинага күчү алдыннан яшь фельдшер Елена Мещерякова үз фикерләре белән уртаклашты: «Күптән түгел Туймазы медицина колледжын тәмамлап диплом алдым, 2 июльдән фельдшер булып эшли башладым. Әлеге вакытта 40 ел хезмәт стажы булган остазым, әнием Любовь Анатольевна Мещеряковадан тәҗрибә туплыйм, ә аннары яңа көч белән - яңа ФАПка. Бик шатмын!».
Читайте нас: