Октябрь азагында Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай җир белән эш итүнең яңа кагыйдәләре турында законны соңгы укылышта кабул итәчәк. Бу бик катлаулы, әмма кирәкле закон күп сораулар тудырды. Күпкырлы фикер алышуларга карамастан, сүзнең ни турында барганын һәм ул кешеләрнең тормышын ничек җиңеләйтәчәген бик азлар гына аңлый. Без реформаның барлык нечкәлекләрен дә белдек.
Сүз кайсы җир турында бара?
Һәр участокның үз милекчесе бар. Мәсәлән, барлык урманнар да Русия Федерациясенеке, әгәр сез шәһәр читендәге җир кишәрлеген сатып алсагыз – бу сезнең шәхси милкегез. Республикада, тәгаен шәһәр яки районга караган җирләр була. "Милек хокукы чикләнмәгән җирләр"дә бар. Димәк, бу кишәрлек – дәүләтнеке, шәхсан беркемгә дә кагылмый. Мондый җирләр бик күп – бөтен республиканың өчтән бере диярлек, яки урман булмаган барлык җирләрнең 90 проценты. Бу очракта милек хокукы рәсмиләштерелмәгән һәм хуҗасыз җирләр турында сүз бара.
Гамәлдәге кагыйдәләргә нәрсә таләп итә?
Хәзер милек хокукы чикләнмәгән участоклар белән урындагы хакимият эш итә. Моның уңай һәм тискәре яклары да бар. Төп уңайлыгы – урыннардагы хакимиятләр халыкның ихтыяҗларын яхшы белә һәм, шартлы рәвештә әйткәндә, торак йортлар яки күп вакыт дәвамында мал-туар асраган җирләргә нефть үткәргече өчен җир бирмәячәк. Төп кимчелек – җирне рәсмиләштерү кагыйдәләре һәркайда үзенчә. Бер хакимияткә унбиш документ җыярга, икенчеләренә – егерме, бер районда бер ай, икенчесендә өч ай көтәргә кирәк. Кешеләр кайчагында еллар буе кирәкле участоклар ала алмый.
Яңа закон бу схеманы җимерә, барлык начарлыкларны аңлап, яхшылыкка юл ача. Беренчедән, бөтен республика буенча бердәм тәртип кертелә. Барысы өчен дә уртак һәм максималь кыска документлар исемлеге булачак, аннан тыш берни дә таләп итәргә ярамый.
Икенчедән, карар кабул итү вакыты ун көнгә кадәр кими.
Өченчедән, пособие яки нинди дә булса белешмәләр рәсмиләштергәндә кеше факторы булмаячак: барлык документларны дөрес итеп тапшырдыңмы, шунда ук аласың.
Дүртенчедән, барлык резонанслы карарлар хакимият башлыклары белән килештереләчәк һәм аларның тыю хокукы сакланачак. Кешеләрнең проблемалары һәм ихтыяҗлары турында барысы да ачыкланды. Шуңа күрә кичә сыерлар йөргән урында кинәт кенә бернинди фабрика клкып чыга алмый.
Участокларны рәсмиләштерергә Уфага барырга кирәк булачакмы?
Юк, кирәк түгел. Моның өчен өч вариант бар.
1) Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының территориаль идарәсе аша. Алар барлык шәһәр һәм районнарда күптәннән эшли һәм яңа җаваплылыкны алырга әзер.
2) Күпфункцияле үзәкләр офислары аша.
3) Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Җир турындагы бүлек шушы көннәрдә эшли башлаячак. Һәр кеше өйдән чыкмыйча һәм хәтта республикадан читтә яшәсә дә гариза бирә ала.
Буш участоклар турында мәгълүматны кайдан алырга була?
Бөтен мәгълүматны бер уңайлы таблицага җыялар, анда һәркем үзенә кирәкле районны сайлый һәм кайсы участокларның буш булуын карый алачак. Якын арада бу исемлекне Башкортстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында һәм «Башкортстан Республикасының Бизнес һәм инвестицияләре» сайтында карарга була.
– Бюрократия кими. Кешеләр гадел, гади, үтәкүренмәле һәм бөтен төбәк өчен аңлаешлы процедура кагыйдәләреннән ун көн эчендә файдалана ала.
– Республика буш җирләрне тизрәк әйләнешкә кертә, бу бизнесны үстерү, салымнар һәм эш урыннары күбрәк булу, ә җир кишәрлекләре – меңләгән яшь гаиләләр өчен фатир мәсьәләсен тиз арада хәл итү дигән сүз
– Шәһәр һәм районнар аренда һәм җир кишәрлекләрен сатудан алынган барлык акчаларны үз бюджетларында калдыралар. Республика бер тиен дә ала алмый.
Документ текстын әлеге сылтама буенча күчереп алырга мөмкин.