-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар 2021, 02:00

Беренче балаларга ярты миллиард сум

Башкортстан беренче бала туганда айлык түләүләр өчен федераль бюджеттан 500 млн сумнан күбрәк акча алачак, дип хәбәр итә хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.

Русия хөкүмәте төбәкләргә субвенцияләр бирү турында күрсәтмә проектын раслады. 2018 елда беренче балалары туачак гаиләләргә 21,4 млрд сум акча биреләчәк. Прогнозлар буенча, түләүләрне Русиянең 336 мең гаиләсе алачак. Төбәкләргә средстволарны яңа елның беренче эш көннәрендә үк күчерәчәкләр. Башкортстан беренче балаларга 533,9 млн сум акча алачак.
Хәтерегезгә төшерәбез, җан башына уртача кереме эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумының бер ярым зурлыгыннан артып китмәгән гаиләләр түләүгә исәп тота алачак. Түләүләр күләме баланың яшәү минимумына тиң. Гаиләләр гаризаны бала туганнан соң ярты ел дәвамында республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларында, күпфункцияле үзәкләрдә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә алалар.
Читайте нас