“2018 елга һәм 2020 елга кадәр чорга районны социаль-икътисади үстерүнең төп күрсәткечләре прогнозы турында” һәм “2018 елга, 2019 елга һәм 2020 елларның планлы чорына муниципаль район бюджеты турында” Башкортстан Республикасы Бакалы районы муниципаль район Советы карарлары проектлары буенча халык алдында тыңлаулар нәтиҗәләре турында
“Русия Федерациясендә урындагы үзидарәне оешты-руның гомуми принциплары турында” 131нче Федераль законга һәм Бакалы районы муниципаль район Уставына ярашлы, 28 ноябрьдә Бакалы авылы Мәдәният сараенда карарлар проектлары буенча халык алдында тыңлаулар булды:
2018 елга һәм 2020 елга кадәр чорга районны социаль-икътисади үстерүнең төп күрсәткечләре прогнозы турында;
2018 елга, 2019 һәм 2020 елларның планлы чорына муниципаль район бюджеты турында.
Проект карарлары буенча 17 язма тәкъдим керде.
Халык алдында тыңлау-ларда 171 кеше катнашты.
Халык алдында тыңлаулар йомгаклары буенча муниципаль район Советына муниципаль районны киләсе елларда социаль-икътисади үстерүнең төп күрсәткечләре прогнозы проектын бирелгән вариантта тикшерергә тәкъдим ителде.
2018 елга һәм 2020 елларга кадәрге чорда муниципаль район бюджеты проекты буенча кергән 16 тәкъдим хупланды һәм уңай хәл ителде.
Бер мөрәҗәгать буенча мәсьәлә норматив-хокукый нигез кысаларында өстәмә өйрәнү өчен калдырылды.