-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар 2021, 02:00

Социаль пенсияләр артты

Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр 1 апрельдән 2,9 процентка артты. Республикада 101 мең пенсионер, шул исәптән социаль пенсия алган 93 мең пенсионер яңа күләмдәге пенсия ала башлый.

Социаль пенсияне индексацияләү белән бер үк вакытта чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, радиация һәм техноген һәлакәтләрдә зыян күргән кешеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, очу-сынау составы хезмәткәрләренең дәүләт пенсиясе, шулай ук күләме социаль пенсияләрнең артуына бәйле булган башка түләүләр арта.
Республикада социаль пенсиянең уртача күләме арттырылганнан соң – 9127 сум, инвалид балаларга һәм балачактан I группа инвалидларына 14297,31 сум тәшкил итә.
Башкортстанда арттырылган түләүләрне финанслау өчен өстәмә рәвештә аена 27 миллион сум таләп ителә, алар финанслау белән тәэмин ителгән.
Русия Пенсия фондының БР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.
Читайте нас