+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Өлкән яшьтә дә укырга яратам, ди Иске Балыклы авылыннан тыл эшчәне

Күбрәк вакытны телевизор алдында, телефон белән, Интернетта уздыруыбызга карамастан, китаплар барыбер үз кыйммәтен югалтмады. Киресенчә, китапханәләргә килүчеләр елдан-ел арта бара. Иске Балыклы авылында яшәүчеләр арасында да китап яратучылар күп, сөенечкә, төрле яшьтәгеләр.

Күбрәк вакытны телевизор алдында, телефон белән, Интернетта уздыруыбызга карамастан, китаплар барыбер үз кыйммәтен югалтмады. Киресенчә, китапханәләргә килүчеләр елдан-ел арта бара. Иске Балыклы авылында яшәүчеләр арасында да китап яратучылар күп, сөенечкә, төрле яшьтәгеләр.

- Авылдашларына үрнәк күрсәтүче өлкән яшьтәге кешеләр арасында иң күп китап укучы дип тыл эшчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәфыйкова Мөсәлимә Галимулловнаны атап була, - дип билгели Иске Балыклы авылы китапханәчесе Любовь ШУМАЕВА .- Кичергән авырлыкларга һәм олы яшьтә булуына карамастан, 95 яшендә дә ул тормыш юлыннан китап белән бергә баруын дәвам итә. Ветеран әйтүенчә, ул балачактан укырга яраткан. Башта бу балалар хикәяләре, аннан соң өлкәннәр өчен китаплар була. Хәзерге вакытта татар һәм башкорт телләрендәге китапларны, гәзит-журналларны яратып укый. Мәсәлән, соңгы укыган китабы - Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» исемле. Яңа китаплар һәм журналлар илтергә дип, атнага бер тапкыр Мөсәлимә әби янына барам. Ул мине һәрчак яхшы кәеф белән каршы ала, китап өчен рәхмәт әйтә, күңеленә хуш килүен әйтә. Өлкән яшьтәге һәр кеше кебек үк, аның белән аралашуымны, авыл яңалыкларын сөйләвемне, нәфис әдәби-ят яңалыкларын алып килүемне ярата. Үзенең тормышы турында бик теләп сөйләми, чөнки аның, сугыш һәм сугыштан соңгы чор буын кешеләренеке кебек, язмышы авыр була. Бөек Ватан сугышы башланганда Мөсәлимә апа Улан-Удэ шәһәрендә заводта эшли. 1943 елда аларның гаиләсе туган якларына әйләнеп кайта, әтисе һәм абыйсы үзләре теләп фронтка китә. Аларны башкача күрми, абыйсына «кара кәгазь» килә, ә әтисе хәбәрсез югала.

Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда кыз колхозда эшли, намуслы хезмәте өчен бүләкләр, медальләр ала. Әмма тормышындагы иң зур бүләк дип ул балаларын саный. Ире Кәшби Вәлиәхмәтович белән 35 ел бергә яшиләр, алты бала үстерәләр, аларга белем бирәләр. Кызганычка каршы, ире иртә вафат була, әмма Мөсәлимә апа алга таба яшәү өчен көч таба.

Хәзерге вакытта ул бернәрсәгә мохтаҗ түгел, туган авылында улы һәм килене гаиләсендә якын кешеләренең хәстәр-леген һәм күңел җылысын тоеп яши. Аның 14 оныгы һәм 18 туруны бар! Ветеран барысын тормыш сөючәнлеге, оптимизмы, кешеләргә яхшы мөнәсәбәте белән сөендерә, тормыш серләренә өйрәтә, гаилә традицияләрен, өлкәннәрнең васыятьләрен тапшыра. Аның зирәклеге, хезмәт сөючәнлеге, оптимизмы - хәзерге яшьләр өчен яхшы үрнәк.

Читайте нас: