Сания Əлмөхəммəтовна турында Мостафа авылы китапханəчесе Хурия Әхмәтгалиева яза.
Сания Əлмөхəммəтовна Закирова 1930 елның ямьле март аенда Мостафа авылында дөньяга килə. Сугыш чорының барлык балалары кебек үк, аның да балачак елларын сугыш уты көйдергəн. Ак яулыклы ак инəебез мөлаем елмаеп, һəр сүзен җентеклəп, төпле фикерлəр белəн
тормыш юлын сөйлəп китте. Балачак хатирəлəрен моңсу гына авыр сулап, укытучыларга гына хас тыйнаклык, сабырлык белəн искə алды.
- 1938 елны үзебезнең Мостафа авылында 1нче сыйныфка укырга бардым, - дип башлады ул сүзен. – 4нче сыйныфта укыганда, бу 1942 елга туры килə, дəрестəн соң безне Муллина Оркыя апа басуга эшкə алып бара иде. Ул вакытта борчакны кул белəн тəгəрəтеп җыя иделəр, без дə шушы эштəн башладык хезмəтебезне. Авылда ир-егетлəр калмады, яше тулганнарны сугышка
алып киттелəр, үсмер егетлəрне чит җирлəргə эшкə җибəрделəр, авыл эше картлар, балалар, хатын-кыз лар җилкəсенə калды. Сугыш бар халыкка аяусыз булды, без иртə олыгайдык. Ə инде 5нче сыныфта, исемдə, əнилəр көнозын сыер җигеп басу тырмалый иде, без дə, иртəнге
дəреслəр тəмамлануга, əнилəргə ярдəмлəштек. 1944 елда инде үзебез ат җигеп, басудан көлтə ташый башладык, безнең көлтəлəрне Хəбибулла исемле бабай кабул итеп тора иде, ашлык сукканда катнаштык, барабанга көлтəлəрне биреп торып, илəк аша икмəк чыгару эшлəрен башкара идек, - дип искə ала хөрмəтле ветеран. – 1945 елның ямьле яз аенда Җиңү көнен
куанышып каршыладык. Шатлыклы хəбəрне авылыбыз буйлап йөгерешеп тараттык, сагыш катыш сөенеч яшьлəрен тыя алмыйча елаган апаларны, əнкəйлəребезне кочаклап без дə еладык.
1947 елны үзебезнең авылда югары сыйныфлар булмау сəбəпле, Сания апа 8нче сыйныфны укырга Зирекле авылына бара. Бөгелмə педучилищесында ике ел белем алганнан соң, Минзəлə шəһəренə институтка укырга керə. 1951 елны укуын уңышлы тəмамлап, аны Актаныш районына физика-математика укытучысы итеп эшкə җибəрəлəр. Ике елдан соң ул үзебезнең Бакалы районына кайта, башта Камышлытамак мəктəбендə, арытаба туган авылы
Мостафага кайтып, 34 ел дəвамында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмəт куя. 1985 елны лаеклы ялга чыга. Эшлəү дəверендə бик күп мактау грамоталарына, 1967 елны – “Халык мəгарифе отличнигы”, 1976 елны “СССРның мəгариф отличнигы” исемнəренə лаек була, Бөек Җиңүнең 60, 65 еллыгы уңаеннан юбилей медальлəре белəн бүлəклəнə.
Пенсиягə чыккач, Сания апа дин юлын сайлый, үзлегеннəн гарəп графикасын өйрəнə, Коръəн аятьлəрен үзлəштерə, 2004 елда Бакалы мəчетендə Фəнил хəзрəт кул астында укып, имтихан тотып, шаһəдəтнəмə ала. Авылыбызның ак инəе булып бик күп изге эшлəр башкара.
Тормыш иптəше Мөктəсим Закиров белəн ике кыз һəм ике ул үстерəлəр, гаилə тормышлары гөрлəп барганда, 1969 елны кинəт ире вафат була. Сания апа 4 бала белəн торып кала. Беренчесенə 15 яшь булса, иң кечесе 8 айлык була. Сугыш елларында чыныгып үскəн Сания апа барлык авырлыкларны җиңеп, балаларын аякка бастыра. Бүгенге көндə ул горурлык белəн: “Мин бик бəхетлемен, өлкəн кызым Найлə һəм киявем Миргазиян тəрбиясендə бик рəхəт яшим.Башка балаларыма кунакка йөрим, 4 балам, 8 оныгым, 11 оныкачым бар”, - дип, əкрен генə догаларын укып, шөкер кылып куя. Ак инəебез бүгенге көннəрдə дə мəчетебездə
Оештырылган дини бəйрəмнəрдə катнаша, үгет-нəсыйхəтлəрен өлəшə. Ак яулыклы ак инəебез, яраткан апабызны Җиңүнең якынлашып килүче 75 еллык юбилее һəм туган көне белəн ихлас котлыйбыз. Шулай матур əбекəй булып, балаларының хөрмəтендə сəламəтлектə бик күп еллар яшəргə язсын аңа!
Сания апа бүгенге көндə кызы Найлə Мөктəсимовна тəрбиясендə яши. Ул бик күп еллар авылыбызда фельдшер булып эшлəде. Аның авыл халкына күрсəткəн мəрхəмəте сөйлəп бетергесез! Ак халатлы фəрештə диюгə, күз алдына нəкъ
Найлə апа килеп баса. Алма агачыннан ерак төшми, ди халык мəкале. Игелекле кешелəрнең балалары яхшылыкны алга алып яши. Изге күңелле, үрнəкле авылдашларым белəн яшəү рəхəт тə, күңелле дə. Язлар һəрбер кешегə иминлек, сəламəтлек, җан тынычлыгы бирсен, тик яхшылыклар гына килеп торсын! Дөньяларыбыз тыныч, аяз, матур кояшлы булсын!